Реклама
24 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә тарихи-мәдәни мирасны саклау елына багышланган "Дулкыннар" республика конкурсының район туры үтте.
Конкурсантлар тарихи-мәдәни темага кагылышлы җырлар башкардылар, халык шагыйрьләре әсәрләрен һәм үзләре иҗат иткән шигырләрне сөйләп, татарларның тарихы һәм мәдәни тормышын чагылдырган рәсемнәр ясап, төрле номинацияләрдә көчләрен сынадылар. Барлыгы 16 мәктәптән 95 укучы катнашты (Саба гимназиясе, Юлбат, Түбән Шытсу, Тимершык, Шекше, Лесхоз, Икшермә, Эзмә, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Корсабаш, Югары Симет, Олы Кибәче, Иштуган, Олы Шыңар урта һәм Олы Арташ төп мәктәпләре). "Нәфис сүз" номинациясендә - 19, "Вокал" номинациясендә - 31, "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә - 1 чыгыш, "Рәсем" номинациясендә - 44 эш каралды. Призлы урыннар алган укучылар республика этабында катнашачак.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз