Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кадетлар – Волгоградта

    К.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе укучыларының "Патриот" командасы респуб­лика этабында җиңеп 21-26 август көннәрендә Волгоград шәһәрендә узган бөтенроссия "Победа" хәрби-патриотик уеннарының финал этабында республика данын яклап катнашты. Кадетлар Россиянең иң көчле 48 командасы арасында осталыкларын күрсәтеп, Волгоград, Ярославль, Мәскәү һәм Тула өлкәләре командаларыннан гына калышып V призлы урынны алдылар. Мамай...

    К.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе укучыларының "Патриот" командасы респуб­лика этабында җиңеп 21-26 август көннәрендә Волгоград шәһәрендә узган бөтенроссия "Победа" хәрби-патриотик уеннарының финал этабында республика данын яклап катнашты. Кадетлар Россиянең иң көчле 48 командасы арасында осталыкларын күрсәтеп, Волгоград, Ярославль, Мәскәү һәм Тула өлкәләре командаларыннан гына калышып V призлы урынны алдылар. Мамай курганында уздырылган бүләкләү тантанасында Кубок,грамота һәм бүләкләрне Россия мәгариф һәм фән министры, "Российский Союз молодёжи"ның рәисе һәм Волгоград өлкәсе губернаторы тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: