Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Наил Кадыйров: "Әфганстанга эләккәч тә, әти-әнигә утлы ноктада икәнемне сиздермәдем"

    Мәктәп партасы артыннан чыгып, аттестат алырга да өлгерми, Наил Кадыйровка хәрби хезмәткә китү турында хәбәр килә. Сиксәненче елның егерме бишенче июне була ул көн.

    Егермесендә генә унсигезе тулган егет Ташкент - Сәмәрканд - Ашхабад юлларын үтә. Август аенда коточкыч сугыш барган Әфган җиренә дә аяк басалар.

    -Төшкә кадәр укулар үтә иде, анда бөтен төр кораллардан да атарга өйрәттеләр. Әфганга керәсе көнне башта корал бушаттык, аннан вертолет белән китерелгән яралыларны ташыдык. Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз. Качыгыз, утка кергәнегезне белеп барасызмы, сезгә дә шушы ук хәл була бит диләр, куркыныч иде. Әмма озак уйлап торырга вакыт юк, без ил алдындагы хәрби бурычны үтәргә тиеш идек, - дип искә ала ул хәзер.

    Бигәнәйдә яшәүче Наил Кадыйров - илнең патриоты, өс­тән бирелгән боерыкның, һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкиле. Әфганстанга эләккәч тә, авылда калган әти-әнисенә, утлы ноктада икәнен сиздерми ул. Бадахшан провинициясе Файзабад шәһәрендә пулеметчы булып алты ай хезмәт иткәч, өлкән радиотелефонист итеп күчерелә. Максат - Файзабадның тынычлыгын саклау. Солдат елларындагы хатирәләрен искә төшергәндә бүген генә булгандай күз алдына китереп тасвирлый ул. Аның сөйләменнән мәкләр үсеп утыручы әфган тау итәкләре, алар арасыннан чыккан сугышчылар шәйләнә.

    - Беренче төндә үк яшәгән урыныбызны утка тоттылар. Шул төндә бер егетебез үлде. Аэропортта каравылда тордык, корал сакладык. Бер яктан караганда бар да тыныч кебек. Ләкин, сак­ланыбрак йөрмәсәң, кораллы җирле халыкның корбаны була­чагыңны көт тә тор. Үлем янәшәдә генә йөри, - дип сөйли Наил.

    Ә бит сугышта япь-яшь гомерләре өзелеп, гәүдәләре генә кайтканнар күп булды. Наилгә дә бергә йөргән сугышчан дусларын мәңгелеккә озатырга туры килгән Әфган җиреннән. Уналты милләттән егерме тугыз егет хезмәт итәләр бер полкта. Әмма дусларча, туганнарча яшиләр.

    Исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп, күтәренке күңел белән яши ул бүген. Бәхете ташламаган: исән-имин авылга кайткан, өйләнгән. Тормыш иптәше Тәслимә ханым белән ике бала үстерәләр: Энҗе һәм Альбина. Инде алар да үсеп буй җиткәннәр. Энҗенең хәзер үз гаиләсе бар. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтем Наил Кадыйровка бик тә туры килә. Хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләренә дисеңме - барысына да өлгерә ул. Үзе бик матур итеп баянда уйный. Райондагы шагыйрәләр белән матур җырлар иҗат итәләр. Миңнегөл Манихова, Ильмира Гыймаева шигырьләренә иҗат ителгән җырлары "Саба дулкыннары" радиосыннан да яңгырый.

    -Мин баян уйнамыйча тора алмыйм. Безнең нәселдә дә гармунчылар бар, әтием дә, бабай да уйнаган. Укырга кергәнче хромканы шыгырдата идем инде. Шигырь көтеп ятучы әлләничә көем бар, - ди баянчы Наил Кадыйров.

    Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Аның кайгысы күп йортларга кергән. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: