17 февраль 2014 яңалыклары
-
Наил Кадыйров: "Әфганстанга эләккәч тә, әти-әнигә утлы ноктада икәнемне сиздермәдем"
Мәктәп партасы артыннан чыгып, аттестат алырга да өлгерми, Наил Кадыйровка хәрби хезмәткә китү турында хәбәр килә. Сиксәненче елның егерме бишенче июне була ул көн.
-
Юл төзүчеләр җырлады [фоторепортаж]
Узган җомгада "Бөек Җиңү яулаганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дип аталган концерт программасы белән "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы эшчеләре чыгыш ясады. Алар концерт барышында профессиональ артистлардан бер дә калышмыйча халык күңеленә үтеп керердәй итеп башкардылар. Гыйнвар азагында һәм февраль башындагы аяз көннәр юлчыларыбыз тырышып концерт әзерләсен өчен булган диярсең....
-
Сугышчылар Әфганстанда һаләк булганнарны искә алды
Районыбызда ел саен 15 февральдә Әфган сугышында һәлак булган якташларыбызны әти-әниләре белән очрашып, хәл белешүнең күркәм гадәте яши. Бүген дә бу чара Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары Татарстан Республикасы җәмгыятенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтшин, сугышчы-интернационалист Халит Шәрипов белән берлектә...
-
Район башлыгы Рәис Миңнеханов Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны котлады
15 февраль - Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ун елга сузылган, асыл егетләребезне әрәм иткән, рухын сындырган Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 25 ел тула. Бу сугышта асыл улларын югалтып, әлеге хәсрәткә зур сабырлык белән түзгән аналар безнең районда да яши. Тарихта зур эз...
-
"Наилнең Әфганстанга китәчәге билгеле булгач, төне буе елап чыктым"
Җир йөзендә Ватанны саклау дигән үтә җаваплы һөнәр һәм ил сакчыларын сагынып көтеп ала белү кебек бик авыр вазифа бар. Хәрби хезмәткә киткәннәрдән бигрәк көткәннәргә авыр.