Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл төзүчеләр җырлады [фоторепортаж]

Узган җомгада "Бөек Җиңү яулаганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дип аталган концерт программасы белән "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы эшчеләре чыгыш ясады. Алар концерт барышында профессиональ артистлардан бер дә калышмыйча халык күңеленә үтеп керердәй итеп башкардылар. Гыйнвар азагында һәм февраль башындагы аяз көннәр юлчыларыбыз тырышып концерт әзерләсен өчен булган диярсең....

Узган җомгада "Бөек Җиңү яулаганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дип аталган концерт программасы белән "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы эшчеләре чыгыш ясады. Алар концерт барышында профессиональ артистлардан бер дә калышмыйча халык күңеленә үтеп керердәй итеп башкардылар. Гыйнвар азагында һәм февраль башындагы аяз көннәр юлчыларыбыз тырышып концерт әзерләсен өчен булган диярсең. Юлчыларны уңышлы тамашалары белән котларга сәхнәгә күтәрелгән Саба муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов та үзенең соклануын яшермәде. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр артистка эшләрендә уңышлар, тормышларында бәхет һәм куаныч теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев