Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугышчылар Әфганстанда һаләк булганнарны искә алды

Районыбызда ел саен 15 февральдә Әфган сугышында һәлак булган якташларыбызны әти-әниләре белән очрашып, хәл белешүнең күркәм гадәте яши. Бүген дә бу чара Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары Татарстан Республикасы җәмгыятенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтшин, сугышчы-интернационалист Халит Шәрипов белән берлектә...

Районыбызда ел саен 15 февральдә Әфган сугышында һәлак булган якташларыбызны әти-әниләре белән очрашып, хәл белешүнең күркәм гадәте яши. Бүген дә бу чара Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары Татарстан Республикасы җәмгыятенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтшин, сугышчы-интернационалист Халит Шәрипов белән берлектә узды. Белгәнебезчә, таулы-ташлы Әфганстан җирендә 4 егетебезнең гомере өзелде. Аннан соң инде 25 ел вакыт үтсә дә, улларны югалткан ата-аналарның йөрәк ярасыннан һаман да кан саркый әле. Чулпыч авылы егете Илфат Зиннәтуллин каберенә дә эзне суытмыйлар афганчылар. 14 февраль көнне аның каберенә венок куйдылар, бер минут тынлык белән батыр сугышчыны искә алдылар. Аннан соң искә алу Илфатның әти-әнисе янында дәвам итте. Раилә апа: "Улымның сугышчан дуслары килми калмаслар дип, уникенче февральдән бирле көтәм инде. Бер дә килми калганнары юк, ел саен күчтәнәчләр төяп, хәлләрне белеп китәләр. Рәхмәт яусын аларга. Сезне күргәч, җанга рәхәт, үз малайларым кебек булып беттегез инде", - ди. Ә Фәнис Закиров Илфатның әтисе Якуб абыйның күкрәгенә юбилей медале элде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев