Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рәис Миңнеханов Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны котлады

15 февраль - Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ун елга сузылган, асыл егетләребезне әрәм иткән, рухын сындырган Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 25 ел тула. Бу сугышта асыл улларын югалтып, әлеге хәсрәткә зур сабырлык белән түзгән аналар безнең районда да яши. Тарихта зур эз...

15 февраль - Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ун елга сузылган, асыл егетләребезне әрәм иткән, рухын сындырган Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 25 ел тула. Бу сугышта асыл улларын югалтып, әлеге хәсрәткә зур сабырлык белән түзгән аналар безнең районда да яши. Тарихта зур эз калдырган әлеге сугышта районыбыздан 130 дан артык егет интернациональ бурычын үтәде, шуларның өчесе туган ягыбызга әйләнеп кайтмады. Бүгенге көндә районыбызда Әфган сугышында катнашкан 80нән артык ир-егет яши.

"Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" диләр. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезне тарихтагы бу кайгылы көнне безнең онытырга хакыбыз юк! Республикабызда, шул исәптән районыбызда әлеге датага бәйле очрашулар, тантаналар, искә алу чаралары үтәчәк. Без улларын, якыннарын, туганнарын югалтканнарның гомерлек кайгыларын уртаклашабыз, сугышчы интернационалистларга эчкерсез ихтирам хисләребезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, илләргә иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X