Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Наилнең Әфганстанга китәчәге билгеле булгач, төне буе елап чыктым"

    Җир йөзендә Ватанны сак­лау дигән үтә җаваплы һөнәр һәм ил сакчыларын сагынып көтеп ала белү кебек бик авыр вазифа бар. Хәрби хезмәткә киткәннәрдән бигрәк көткәннәргә авыр.

    1979-1989 елларда уллары Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгәндә 600 меңнән артык ана ут йотып яшәде. Борчылмаган көннәре аз булгандыр аларның. Әмма без улларын "кайнар нокта"ларда хезмәт иткән аналар белән бертигез, хәтта күбрәк тә кайгырып, мендәрләрне яшькә чылатып сөекле ирләренең кайтырын көткән офицер­ хатыннары турында да оныт­мыйк. Алар - хатын-кыз­ларның үзенә бер аерым ка­тегориясе. Хәрби хезмәткәр хатыны булу - һәрвакыт көтү, ышану, язмышның көтелмәгән сынауларына һәрвакыт әзер тору дигән сүз. Офицер хатыны исемен алу - үзенә бер батырлыкка тиң, ә батырлык, һәркем белгәнчә, бүләкләнүгә лаек. Шуны күздә тотып, 2007 елда Россиядә "Жена офицера" медале дә булдырылды. Шушы медаль белән бүләкләнүчеләр арасында Саба кызы Резеда Мортазина (Шәфигуллина) да бар.

    ...1975 елда аларның классына IX сыйныфка Наил исемле Лесхоз егете килә. Яхшы укый, офицер булырга хыяллана. Әмма гел китап укып утырмассың бит инде, кич чыгулар, кыз озатулар да булмый калмый. Киноларда офицер хатыннарының чибәр икәнлеген чамалаган Наил Резедага күз ата. Сирәк-мирәк йортлары тирәсендә күренгән егетне кызның әти-әнисе дә якын итә. Урта белем алып, Наил Камышин югары хәрби төзелеш команда училищесына, Резеда Казан медицина көллиятенә укырга кергәч, аларны хатлар аралаштыра.

    -Егетеңнең хәрби кеше булачагын белгән әниең, йөрмә аның белән дип әйтмәдеме соң? - дип сорыйм Резедадан.

    -Юк, киресенчә яраттылар. Әти курсант формасында ялга кайткан егетемне ошатып аркасыннан кага, әнием, бары тик Наилгә генә чыгасың кияүгә, дип әйтә торган иде,- дип җавап кайтара ул.

    Кызганыч, яшьләрнең туен район газетасы мөхәррире булып эшләгән Хөснулла абый гына күрми кала. Ана кеше училищедан соң Тбилисидагы хәрби частька җибәрелгән кияве белән кызын ерак юлга ялгызы гына озата. Ике чемодан күтәреп чыгып киткән офицер хатыны тормышы әнә шулай башлана. Резеда госпитальгә эшкә урнаша. Инде барысы да көйләнеп бетте дигәндә, Наиленең сугыш барган Әфганстанга китәчәге билгеле була.

    - Бу хәбәрне ишеткәч, төне буе елап чыктым,- ди Резеда. - Чит-ят җирдә ялгызың нишләргә кирәк. Улым Азатны алып, Сабага кайттым. Наилнең хатлары килми торса, бик борчыла, почтальоннан күз алмый идек. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк. Җиде айдан соң, Чиләбегә командировкага барышлый, Наил Сабага сугылган. Аны кисәк кенә күргәч, егылып китә яздым, стенага терәлмәсәм ава идем. Кичкә температурам 40ка күтәрелде...

    Ә рота командиры урынбасары, сугышчан юлы Әфганстанның Герат шәһәре тирәсендә урнашкан "иминлек зонасы"нда, үлем сагалаган сукмаклардан, Кандагар каласы аша да узган иренең бөтенләйгә кайтканын Резедага тагын ел ярымга якын көтәргә туры килә әле. Әнисенә сагыну хисләрен көчәйтергә улы Азат та "булыша". Дәфтәргә очкыч рәсеме ясый да, әти менә шушы самолет белән кайта, дип сөйләнә торган була. Әнисе кайнар ризык пешерсә дә, әтисенә калдыруны сорый. Араларны хатлар якынайта. Хәзер алар кадерле истәлек булып Мортазиннарның гаилә архивында саклана. "Когда пришлешь и ты фотографии? Ведь мне тоже хочется на вас посмотреть. Как наш Азатик? Что нового вытворяет? Меня не забывает?" - дип язган офицер Мортазин 1985 елның 12 июлендә Шиндант шәһәреннән. Әфганстаннан гаскәрләр чыгарыла башлар алдыннан җибәргән хатларының берсендә "...еще что решат при встрече Горбачев с Рейганом, которое скоро будет" дигән юллар да бар.

    Көтәр кешең еракта булса да, аның барлыгын тою алдыңдагы учакка караганда да ныграк җылытканын хәрби бурычны изге санаганнар гына белә. Резеда Мортазинаның (фотода) күкрәгендә балкыган медальне гамәлгә куючылар да нәкъ менә запастагы офицерларны берләштергән оешма икән. Офицер хатыннарын бүләккә тәкъ­дим итүне Әфганстан су­гышы инвалидлары һәм ве­тераннары җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтшин кайгыртып йөргән. "Аңа рәхмәт инде", - ди Р.Мортазина. Илшат Әхмәтшинның тормыш иптәше Зөлфия дә - медальле офицер хатыны, ирен интернациональ бурычын үтәргә Ташкент шәһәреннән озаткан. "Без күрмәгән калмады инде",- ди ул. Ә Илшат Әфганстандагы хезмәте турында гомумән сөйләргә яратмый. Барысы да диярлек шундый әфганчылар. Алардан сугышка барырга телисезме, юкмы дип сораучы булмаган, бары алларына куелган бурычны үтәгәннәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: