Реклама
Татарстанның почта элемтәсе бүлекчәләрендә Әниләр көненә багышланган "Әни, мин сине яратам!" акциясе старт алды.
Бу акциядә һәркем катнаша ала. Моның өчен открыткага әниләргә иң изге теләкләрне язып, 22 ноябрьгә кадәр Саба "Почта элемтәсе" бинасындагы махсус почта әрҗәсенә салырга кирәк. Шулай ук әниләргә язылган хатларны авыллардагы почта элемтәсе бүлекчәләрендәге гадәти әрҗәләргә дә салырга мөмкин. Алар Әниләр көнендә адресатларына тапшырылачак.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз