НӘСЕЛ-НӘСЕБЕН БАРЛАДЫ

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, сабалыларның Оренбург ягында салган үз авыллары Сәгыйть бистәсе бар (рәсми исеме - Татар Каргалысы, халык телендә Сәет бистәсе).
Тиздән - 2014 елда әлеге торак пункты үзенең 260 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстанның төрле төбәкләреннән (Саба ягыннан 200 гаиләне, аларның күбесенең исем- фамилияләре, туган авыллары билгеле) Сакмар суы янындагы Каргалы тау итәгенә күчереп алып килүче батыр йөрәкле, тәвәккәл сәүдәгәрнең халкыбыз тарихында күркәм эз калдыручы шәхесләрнең берсенең - Аит улы Сәгыйть Хаялинның безнең Мәмәт Бушлыгы (Байлар Сабасы) тумасы булуы зур горурлык, әлбәттә.
Әле шушы көннәрдә генә Хаялиннар нәселен дәвам итүче Равил әфәнде Оренбургтан килеп, Сабада ике көн торып китте. Ул Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән очрашты. Аннары аның урынбасары Расих Закирҗанов озатып йөрүендә Байлар Сабасы, Лесхоз бистәләре белән танышты, тарихи Өтернәс шәһәрлегендә, Саба музеенда, китапханәдә булды, район үзәгендәге борынгы каберлектә зыярәт кылды, Саба җәмигъ мәчетендә ерак бабалар рухына намаз укып, хәер бирде. Шунда ук булган әңгәмәдә имам-хатыйб Илдар Яхъя, мәгариф һәм музей эше ветераны Рәйсә Сираҗиева, язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Равил Хаялин шушы туфрактан чыккан нәсел-нәсәбәләренең элекке һәм бүгенге яшәеше белән таныштырды. Соңыннан Т.Нәҗмиев Татар Каргалысы (Сәгыйть бистәсе) һәм Хаялиннар турында байтак тарихчы галимнәрнең күләмле мәгълүматлары тупланып бирелгән "Яшә, Саба-Йорт!" китабын һәм республикабызның 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән буклет бүләк итте
С.Сибгатов.
Р.S. Әлеге язма газетага әзерләнгәндә республика матбугатында тагын бер куанычлы хәбәр басылды. Нәселләре Байлар Сабасы белән бәйле булган Аблаков Рафаил Гәрәй улы - Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары - ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 18:0095 яшьлек юбиляр Бу көннәрдә Мингәр авылында яшәүче Бибиниса Гыйният кызы Баһманова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярга мәртәбәле бүләкне җирлек башлыгы тапшырды.8300
-
29 июнь 2022 - 17:00Алан Елга авылында кунакта [фоторепортаж] Алан-Елгага 18 нче гасырда Шекше авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Шекше янындагы таулар, тау аслары урманнар белән капланган була. Кешеләр урманнарны кисеп, төпләрен алып яндыралар. Шушы көлле җирдә чәчүлекләр ясап, елга буена килеп яши башлыйлар. Шулай кеше кулы белән аланнар, болыннар барлыкка килә. Исеме дә шуңа Алан-Елга дип атала башлый. 1931 елларда Алан-Елга “Тельман” колхозы дип йөртелә,1956 елда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чоры башлангач, Сәрдә, Шекше, Алан Елганы кушып, “Ирек” колхозы барлыкка килә. Бүгенге көндә Алан Елга Шекше авыл җирлегенә керә. Ике авылны бер-берсеннән исемнәре күрсәтелгән элмә такта гына аерып тора. Алан Елгада хәзер 102 хуҗалык исәпләнә, 289 кеше яши.30202
-
29 июнь 2022 - 16:30Автоледилар! Сез әзерме? Күптәнге традиция буенча быел да 2 июльдә Сабада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2022“ бәйгесе үткәреләчәк7300
-
29 июнь 2022 - 16:00Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы чыга Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы турында закон үз көченә керә. Аның нигезендә, полислар уникаль символлар ярдәмендә иминиятләштерелгән затларның бердәм регистрына кертеләчәк. Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасында “цифр”га күчү кәгазь полис йөртү мәшәкатеннән коткарачак.6800
-
29 июнь 2022 - 15:00Заманы – нинди, һөнәре – шундый Яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “ТНВ” депутатлар төркеме белән “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте югары советының уртак утырышында әйткән сүзләре бу.8000
-
29 июнь 2022 - 14:00Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы? Һәм аны күпме ашарга мөмкин? Табиблар белдерүенчә, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.12400
-
29 июнь 2022 - 12:00Үзара салым акчасына юл ремонтлана "Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юл ремонты эше төгәлләнде.14100
-
29 июнь 2022 - 11:00Аллаһы Тәгалә ипи туклыгыннан аермасын Сугыш чыкканда алар балалар гына иде... Әмма каһәр суккан бу афәт алар язмышына да үтеп керде, татлы хыялларын җимерде, сабыйлык бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыдылар: өлкәннәр белән авыр хезмәттә ватылдылар һәм иң яманы – ач үлем белән күзгә-күз очраштылар...18700
-
29 июнь 2022 - 10:00Психологик ярдәм күрсәтү хезмәте җиңүчеләр рәтендә "Психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, педагог - психолог Ногманова Алинә Икрам кызы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән грантта катнашып, «Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү» номинациясендә җиңүче булды.11200
-
29 июнь 2022 - 09:00Пошилар, кыр кәҗәсе һәм кабан дуңгызларының машинага килеп бәрелү очраклары ешайган Кинәт кенә юлга килеп чыккан кыргый җәнлекләрнең машинага килеп бәрелү очраклары ешайган. Шул сәбәпле Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне артыгын кумаска, кыргый хайваннарның килеп чыгу ихтималы булган урыннардагы билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска, күбрәк көн яктысында, бик игътибарлы һәм сак йөрергә йөрергә киңәш итә.12400
-
29 июнь 2022 - 08:00Помидор нинди чирдән саклый беләсезме? Эндокринолог Алексей Калиничев кайбер яман шеш авыруларын профилактикалау өчен нинди яшелчәнең нәтиҗәле чарасы булуын сөйләде. Табиб белдерүенчә, помидор яман шеш һәм баш мие авыруларына каршы көрәшергә булыша.13901
-
28 июнь 2022 - 16:03Диплом алырга барганда юл-транспорт һәлакәтенә очраган дүрт егетнең 2се авыр хәлдә Чаллы промзонасында – двигательләр заводы каршында — куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә Виктор Поташев исемендәге техник көллиятне тәмамлаучылар зыян күргән. Дүрт егет диплом алу тантанасына бара торган була, дип яза «Челнинские известия».28700
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.95100
-
27 июнь 2022 - 23:29Миңгәрдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты -2022
-
26 июнь 2022 - 22:50Сабада атларга утырып көрәшү – “Аударыш” буенча дөнья чемпионаты
-
24 июнь 2022 - 09:56Хәтер шәме кабат кабынды
-
24 июнь 2022 - 09:55Хәтер шәме кабат кабынды
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.95100
-
27 июнь 2022 - 14:14Татар Икшермәсендә авыл көне Татар Икшермәсе авылында авыл көне булып узды.63300
-
27 июнь 2022 - 15:00Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе 9 көн элек кенә икенче кат кияүгә чыккан булган Бүген Гүзәлнең сеңлесе Лилия Гафурованың өчесен уздыралар. Исегезгә төшерәбез, Чистай районында урнашкан «Хузур Хәләл» кафесы хуҗасы Лилия Гафурова юл фаҗигасендә вафат булды.49200
-
28 июнь 2022 - 06:00“Мичән”бүлекчәсендә төп көчне терлек азыгы әзерләүгә туплаганнар Бу көннәрдә районда “Яшел урак” тулы куәтенә бара. Күпчелек хуҗалыклар күпьеллык культураларның туклыклылыгы кимегәнче кыска вакыт аралыгында сенаж салу белән мәшгуль.44200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика