Саба таңнары

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин: "Һөнәри бәйрәмнәренә терлекчеләребез зур уңышлар белән килә"

Авыл хезмәтчәне тырышлыгы белән башка һөнәр ияләреннән аерылып тора кебек миңа калса. Ел әйләнәсе һәр көнне мәшәкатьле, җаваплы һәм четерекле хезмәттә ул.

Илне туендыруны үзләренең намус эше дип сабыр гына эшлиләр дә, көзен һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин белән агымдагы елда ирешелгәннәр турында сөйләштек.

- Гафур Шәйхуллович, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый?

- Табигать шартлары белән бәйле рәвештә быел көзге кыр эшләре бераз соңара. Шуны истә тотып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәмне дә бераз соңрак, ноябрь аенда үткәрергә планлаштырабыз. Терлекчелек буенча ай саен хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында йомгак ясап барабыз. Уңышларны, кимчелекләрне уртага салып сөйләшү эшне оештыруда чагылыш тапмый калмый. Һөнәри бәйрәмнәренә терлекчеләребез зур уңышлар белән килә. Район буенча узган елга караганда 9-10 тоннадан артыграк сөт сатуга ирешелә. Республикада беренче урында барабыз. Тугыз айда сөт җитештерүдә узган елга карата 111 процент үсешкә ирешелде. Әлеге күрсәткеч "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы Кибәче бүлекчәсендә - 138, "Тимершык" бригадасында - 130, "Мичән" филиалында - 123, "Алтын Саба" җәмгыятендә 125 процент тәшкил итте. "Октябрь", "Курсабаш" җәмгыятендә, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында 115-120 процент үсеш тәэмин ителде. Ел башыннан ит җитештерүдә дә максатчан эш җәелдерелде. Район буенча үсеш 111 процент булса, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә - 161, "Туган як" җәмгыятендә - 127, "Кибәче" филиалында 119 процентка җитте. Узган елгы күрсәткечтән чигенеп эшләүче хуҗалыклар да юк түгел. Әлеге хуҗалыклар да булган мөмкинлекләрне кулланып эшләр дип ышанабыз. -Авыл кешесен соңгы елларда корылык та сыный. Ә терлеккә азыкны ничек булса да әзерлисе. Кышын терлекләрне асрап чыгарлык азык запасы тупланып бетә алдымы?

-Ел корылыклы килсә дә, терлек азыгы әзерләү буенча яңа культуралар игү, яңа технологияләр кертү исәбенә җитәрлек күләмдә терлек азыгы запасы булдырдык.

(Ахыры 2нче биттә).

Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 25 центнердан артык азык берәмлеге туры килә. Бу шулай ук республикада беренче күрсәткеч. Үзебездә җитештерелгән рапс та терлек азыгы буларак шактый файдаланыла. Кукурузны иртә язда чәчеп, бөртеккә суктырып алу юнәлешендә эш алып барыла. Быел да бер мең гектардагы кукуруз мәйданнарыннан 2 мең тоннадан артык бөртеккә суктырып, ваклатылып, консервант кушылган хәлдә төргәкләргә салынды. Бу "Сатыш", "Шытсу" җәмгыятьләрендә әзерләнә.

-Хуҗалыкларда киң колачлы төзелешләр алып барыла. Механикалаштырылган фермалар быел кайсы авыл халкын куандырачак?

-Быел кыш "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында дүрт роботлы комплекс эшли башлаган иде. Шушы көннәрдә "Арташ" хуҗалыгында дүрт роботлы яңа ферма терлекләр кабул итте. Ел азагына кадәр, "Юлбат" хуҗалыгының Йосыф-Алан авылында 400 башка исәпләнгән саву заллы яңа ферманы эшләтеп җибәрү күздә тотыла. "Олыяз" хуҗалыгында да дүрт робот урнаштырылды, алар көйләнеп бетү алдында тора. Болар инде сөт җитештерүне арттыру белән беррәттән, авыл эшчәннәренең хезмәт шартларын яхшыртуны да максат итеп куя. "Юлбат" хуҗалыгы Килдебәк авылында төзелеп, төгәлләнү алдында торган кәҗә фермасына да маллар урнаштырыла башлады. Шулай ук сарык һәм атларның да баш саннарын арттыру буенча эш алып барыла. Болар гаилә фермерлары исәбенә дә арта.

- Хуҗалыклар хөкүмәт тарафыннан вәгъдә ителгән субси­дия­ләрне ала алдымы?

-Субсидияләр исәпләнеп, документлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылды. Шушы көннәрдә акчасы килә башлар дип көтәбез. Ә шәхси хуҗалыкларга республикада 2 мең сум ярдәм булачак дип игълан ителсә дә, төгәл карар кабул ителмәде әлегә.

-Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү продукция җитештерүдә чагылыш таптымы?

- Чагылыш тапмый калмый, иң беренче сыйфатка таләпләр арта. Сөтне бары тик югары сыйфатка тапшырырга тиешбез. Безнең 90 процент сөт югары сортта кабул ителә. Бу шулай ук субсидия алуга да зуррак мөмкинлек ача. Киләсе елдан таләпләр тагын да артачак, мисалга, майлылыкның база өлеше - 3,4 процент булса, яңа таләпләр буенча 3,6, аксым 3,0 процент булса, 3,1 булырга тиеш.

-Гафур Шәйхуллович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан авыл хезмәтчәннәренә теләкләрегез...

-Фидакарь хезмәтләре, сабырлык­лары өчен авыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм. Мин авыл кешесенең кыенлыклар алдында каушап калмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, табыннарыбызны баетуга лаек­лы өлеш кертүдә армый-талмый эшләячәкләренә ышанам. Исән-сау булсыннар, гаиләләрегездә имин­лек, хәерле-бәрәкәтле тормыш телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: