Саба таңнары

Саба балалары компьютер сүтеп, роботлар җыя [+фотолар]

Әле күптән түгел Саба районына килгәндә, биредә ремонт эшләре бара иде, ә хәзер менә дигән уку бинасы балкып тора. Татарстанда сәләтле балаларны барлау, туплау буенча Президент концепциясе нигезендә барлыкка килгән мәктәп бу.

Ачылуына өч кенә ел булуга карамастан, Сабаның гына түгел, якын-тирә районнарының да иң сәләтле балаларын җыярга өлгергәннәр.

Һәрберсе үзенчә сәләтле
Татарстанда мондый мәктәп Актаныш районында гына бар иде, республика җитәкчелеге ярдәме белән, аны тагын берничә районда ачарга булганнар. Төп максат - милләтебезнең киләчәге булган рухи һәм әхлакый яктан бай укучыларга белем һәм тәрбия алу өчен киңрәк мөмкинлекләр тудыру. Сыйныфта укучылар саны 12-15 баладан артмаска тиеш. Бу - балаларга нәтиҗәле белем бирү өчен эшләнгән алым.

- Авылларда да бик сәләтле балалар яши, лә­кин аларның мөмкинлекләрен тулысынча ачар өчен зур шәһәрләрдәге кебек шартлар аз. Без гуманитар юнәлештә дә, төгәл фәннәр буенча да тирәнтен белем бирәбез. Укучыларыбыз иҗат, спорт өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Һәр бала үзенчә сәләтле бит. Без беренче сыйныфлардан аңа үз юлын табарга ярдәм итәбез, - ди сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты директоры Ләйсән Билалова.

Ул, районда шундый мәктәп ачу мөмкинлеге барлыгын ишетүгә, әлеге авыр йөкне үз өстенә ала. Мәктәпнең юнәлешен дә үзе сайлый. Башта татар теле укытучысы, уку эшләре буенча директор урынбасары, соңыннан мәгариф бүлеге методисты булып эшләгән әлеге ханымның хыялындагы мәктәбе бу. 20 еллык тәҗрибәсен ул шушы мәктәпне үстерүгә багышлый. Узган уку елында Саба мәктәбе укучылары республика буенча олимпиадалардан - 15, ә Россия күләмендәге олимпиададан өч призлы урын алып кайткан. Бер укучыны олимпиада нәтиҗәләре буенча Мәскәү дәүләт университетына укырга чакырганнар. Хәзер Зилә Билалова университетта олимпиадачылар өчен махсус төркемдә белем ала.

- Барлык укучыларыбыз да югары уку йортларына керә, ләкин ул төп максат түгел. Без аларның балларына карап түгел, ә үзләре хыялланган һөнәр үзләштерүләре яклы. Түләүсез укырга керә алулары да безнең өчен зур сөенеч, - ди директор.

Инглиз телен белмәгән - бәлеш ашамый
Беренче сыйныфтан балалар инглиз, кытай, гарәп телләрен өйрәнә. Биредә гомумән, чит телләргә аерым игътибар. География һәм табигать белеме дә бары тик инглиз телендә бара. Төрле илләрнең табигате турында интернет аша шул илдә яшәүчеләр сөйли.

Мәктәп-интернат булганга, монда кич тә балалар белән аралашу дәвам итә. Кичке аш вакытында инглиз телендә төрле кызыклы әнгәмәләр алып баралар. Хәтта аш бүлмәсенә керү өчен дә нинди дә булса мәсьәлә, башваткыч чишәргә кирәк. Ансыз аш та, бәлеш тә юк.

Бер кабинет тулысынча интерактив дәресләр өчен җиһазланган. Монда укучылар Казан федераль университеты укытучылары биргән дәресләрне тыңлый.

Мәктәптә район күләмендә психологик үзәк эшли. Биредә ата-аналар психолог белән нинди дә булса мәсьәлә буенча киңәшләшә, балаларын логопед дәресләренә йөртә. Үзәктәге барлык хезмәтләр дә бушка. Әлеге программаны мәктәп 2013 елда Мәгариф министрлыгы оештырган грант буенча ота.

Белем алу гына түгел, физик күнегүләргә дә игътибар зур. Иртән дәресләр алдыннан укучылар бадминтон уйный, теләгәннәр иртәнге зарядкага баса. Бергә ял итү өчен укучылар белән укытучылар арасында көнаралаш бию флешмоблары үтә.

Үзләре акча эшли
Мәктәптә укытучылар да, балалар да бик яраткан урын бар: икенче катта диварларда татар язуының тарихы сурәтләнгән. Әлеге композицияне мәктәп бинасына ремонт ясаганда рәссам Рөстәм Шәмсутов тәкъдим итә. Мозаика белән эшләнгән сурәттә, татарларның рун, гарәп, латин, кириллицага күчү чорлары чагылган. Мозаика Коръән аятьләре, мәкальләр белән дә бизәлгән.

Диварлардагы композициядән чыгып, мәктәптә мозаика түгәрәге дә оештырганнар. Аны Мәскәүдә Италия техникасын үзләштереп кайткан өстәмә белем бирү укытучысы Алсу Шаһвәлиева укыта. Район җитәкчелеге ярдәме белән мозаика туплау өчен ташлар, кирәкле материаллар кайтартылган.

- Бер яктан, бу балаларга өстәмә һөнәр бирү булса, икенчедән, матурлыкны күрә белүгә өйрәтү. Башлангыч сыйныф балалары өчен бу - кече моториканы яхшырту чарасы, ә олылар мозаика ясап, дәресләрдән ял итә, тынычланып кала, - ди Алсу ханым.

Информатика дәресләре дә бөтенләй бүтән төрле үтә. Бирегә инде балалар компьютер уеннары уйнау өчен түгел, ә чын мәгънәсендә белем алу өчен килә. Сыйныфта парта өсләрендә сүтелгән компьютерларга гаҗәпләнәсе дә юк. Балалар шул рәвештә техниканың төзелешен өйрәнә. Хәзер өйдә компьютерлары ватылса, ата-ана программистларга түгел, ә баласына гына мөрәҗәгать итә. Дәресләрдә укучылар роботлар да төзи. Робот хәрәкәткә килсен өчен, кирәкле программаларны да үзләре җыя.


Ел саен җәйге ял вакытында балалар чит илгә йөри. Боларның ата-аналары бай диярсез инде, юк, алар үзләре бай. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашкан балаларга район, рәхмәт йөзеннән, саллы гына сумма бүлеп бирә. Шул акчага алар чит ил мәдәния­тен өйрәнә, музей, күргәзмәләргә йөри.

- Без Стокгольм, Прага, Варшава, Берлин, Париж шәһәрләрендә, Финляндиядә булдык. Балалар чит илдән һәрвакыт нинди дә булса кызыклы идея алып кайта. Алга таба анда алган тәэсирләрен үз иҗатында куллана, - ди балаларны сәяхәтләрдә җитәкләгән технология укытучысы Резеда Вәлиева.

Мәктәпнең өч укучысы Россиянең иң сәләтле яшьләре исемлегендә. Укучылар шәһәрне матурлауда да үз өлешен кертә, урамнарда чәчәк түтәлләре утырта. Технология дәресләрендә хәтта егетләр дә аш-су осталыкларына өйрәнә.

Бер сүз белән әйткәндә, районның иң акыллы балалары яхшы укырга гына түгел, ә тормыш алып барырга өйрәнә монда. Ирексездән, сабалыларга кызыгып, эх, һәр районда шундый мәктәп булсын иде, дип кызыгып кайттым.




Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Алисә Сабирова

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: