Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Саба Сабан туенда кем батыр калган?

    Районыбызда һәм авылларда шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтте. Кайсы гына авылны алсак та, һәркайда бәйрәм шаукымы, кешеләрдә күңел күтәренкелеге иде. Сабантуйлар авыл кешесенең яшәешенә матурлык, дәрт өсти, тормышыбызга ямь бирә. Яшәртү кодрәтенә дә ия әле ул. Өлкәннәрне яшьлекләренә кайтара, яшьләрне җилкендерә, хатын-кызларыбызны тагын да гүзәлрәк итә, егет-кызларны очраштыра-кавыштыра. Сабантуйларына илнең ерак төбәкләренә...

    Районыбызда һәм авылларда шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтте. Кайсы гына авылны алсак та, һәркайда бәйрәм шаукымы, кешеләрдә күңел күтәренкелеге иде. Сабантуйлар авыл кешесенең яшәешенә матурлык, дәрт өсти, тормышыбызга ямь бирә. Яшәртү кодрәтенә дә ия әле ул. Өлкәннәрне яшьлекләренә кайтара, яшьләрне җилкендерә, хатын-кызларыбызны тагын да гүзәлрәк итә, егет-кызларны очраштыра-кавыштыра. Сабантуйларына илнең ерак төбәкләренә барып төпләнгән милләт­тәшләребез уллары-онык­ларын аз гына булса да татарча өйрәнергә яисә татар кызы белән танышсын өчен кайтара. Бар икән андыйлар, байтак икән! Бәйрәм заманча төсмер алса да, яшь буын күңеленә татар милләтенең рухи үзенчәлекләре белән үтеп керү кодрәтен югалтмаган әле. Миллилек, гореф-гадәтләребез, күркәм йолаларыбыз нәкъ менә Сабантуйда күренә. Тормыш матурлыкларын җыйган һәм аны ихлас уртаклаша торган бердәнбер бәйрәм бит ул Сабантуй. Аның асылын, мәгънәсен, матурлыгын башка бер генә бәйрәм дә кабатламый. Сабабыз аны матур хатирәләр итеп сакларга, район халкы һәм килгән кунаклар күңелле ял итсен өчен тагын да тырышып әзерләнде быел.

    Яңа урында - Президент белән

    Бәйрәм 1788 кешегә исәп­лән­гән утыргычы, яңгыр үтмәсенгә, кояш кыздырмасынга өскормасы булган, ясалма чирәм түшәлгән иркен мәйданда үтте. Атлар чабышын карыйсың килсә, ипподром да янәшәдә генә. Бетон плитәләр җәелгән юллардан гына йөрисе. Күпләрнең күңеленә хуш килде заманча эшләнгән мәйдан. "Кибетләр рәте генә ерак калган, калганы барысы да күңелчә килеп чыккан",- диючеләрне еш ишеттек.

    Сабаның яңа Сабантуй урыны белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. Якташларын үз, якын итеп кайткан респуб­лика җитәкчесе бәйрәмдә күңел ачу һәм сәүдә мәй­данчыкларында булды, Сабан туе кунаклары белән аралашты.

    Төп мәйданда Рөстәм Миңнеханов Сабан туе кунак­ларын бәйрәм белән котлады һәм яхшы тәэсирләр алырга теләде. Шулай ук район алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

    Кыр батыры - мәйдан күрке

    Аңарчы, әлбәттә, халык Сабантуйларын бүләк итүче Сабан батырларын каршылады. Гомумән галиҗәнап Икмәк күкрәп үссен өчен буразналарга гәрәбәдәй бөртекләр күмелми торып, Сабантуйлары үткәреп буламыни! Шуңа күрә игенчеләргә урын түрдән. Традицияне быел да бозмыйбыз, диделәр алып баручылар һәм мәйданга быел сабан батыры исеменә лаек булган Тимершык авылы механизаторы Мөдәрис Нургалиев чакырылды. "Сабанда сайрашканның игелеген күрергә язсын. Бергә булганда һәрвакыт булдырабыз",- диде район башлыгы Рәис Миңнеханов батырны тәбрикләп. М.Нургалиев үзе артыннан хуҗалыкларның сабан батырларын (барысы 25 механизатор) иярткән иде.

    -Райондашларыма игенчеләр котлавын җиткерәм, исәнлек-саулык телим. Икмәктән дә олы ризык юк. Шуңа күрә хезмәтебезне зурлап бәяләгәннәре өчен рәхмәтлемен. Шифалы яңгырлар да явып китсә, язгы кыр эшләрендә куйган тырышлык көзен мул уңыш булып кайтыр",- диде М.Нургалиев хуш исле икмәкне район башлыгына тапшырып. Аннары мәйданга 2013 елда хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән оешма-предприятиеләрнең, хуҗалыкларның җитәкчеләре, игенчеләр, терлекчеләр, эшче-хезмәткәрләр чакырылды.

    Мәдәният елы сертификаты

    Халык кайда - Татарстан Дәүләт Советы Депутаты, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге советы әгъзасы Геннадий Глушков шунда булыр. Бу юлы да депутат җитди миссия белән килгән иде. Мәдәният елы уңаеннан Татар Икшермәсе авыл клубын (мөдире Илгизәр Фәрхуллин) өстәл теннисына сертификат белән бүләкләде. "Бердәм Россия" партиясе үт­кәр­гән акция авылда тормыш сыйфатын һәм инфраструктурасын күтәрү өчен мөһим. Ке­ше­ләрнең төп җыелу урыны саналган клубларда халык бергәләп яшәеш мәсьәләләрен хәл итә. Мәдәният учаклары ял итү мәйданчыгы гына түгел, яшьләрнең иҗтимагый-сәяси урыны булып тора. Тагын шулай күңелле акцияләрдә бергә очрашырга язсын,- диде депутат.

    Атлар да канатланды

    Быелгы бәйрәмдә чаптарлар азрак булса да, алар арасында барган бәйге барыбер күңелләрне җилкендерерлек иде. Атлар чабышын ипподромда Президент Рөстәм Миңнеханов та ахырынача карады. Нәселле атлар бәйгесендә нәкъ менә Лесхоз җайдагы беренчелекне бирмәде. Никита Колдунов иярләгән "Сайгон золотой" берсен дә уздырмады. -Балачактан ияргә менгән малай мин. Ат җене кагылган дияргә була. Иң мөһиме, аларның холкын тою. "Сайгон золотой" мине яхшы аңлап, гел шулай томырылып чаба,- диде егет. Арташ авыл җирлегеннән Рафис Сәлахиев "Сарогос"ы белән 2нче килде.

    Гади атлар да кимен куймады, анысы. Барысы 20 ат ярышты. "30"лы номер кигән егет финиш сызыгын беренче булып узгач, куанычыннан чабып барган уңайга "молодец!" дип кычкырып атының муеныннан сөйде. Югары Симеттән Венер Исмәгыйловның "Зевс"ы булып чыкты ул.

    Уеннарда сыналдык

    Әйе, санап бетергесез уен-ярышларда йөзләгән кеше катнашты ул көнне. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр иде. Халык кайсы уен-ярыш күбрәк күңеленә ошый - шунысын тамаша кылды. Көн салкынча булуга карамастан, хатын-кызлар да суга керде. Теләчедән Венера Данилова иң күп балык тотучы булып пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Ә Кама Тамагыннан килеп ел саен җиңү яулаучы Камил Мөхәмммәтгалиевка инде гаҗәпләнми башладык. Идел буенда үскән ир-егетнең балык кулларына, мөгаен, үзе килеп керәдер. Малайлар арасында Айтуган Фатыйховны җиңүе белән котладылар. Балык тотуда 50гә якын кеше катнашты. Колгага менүдә Илнур исемле егетләр үзара көндәшлек иттеләр. Теләчедән килгәне - Фәтхуллин фамилиялесе Балык Бистәсе Илнурыннан бары 1 секундка җитезрәк булып чыкты.

    Аукцион һәм лотерея уеннары үткәрелгән урынны да халык сырып алды. Аукционда бәхет Сабадан Фәрит Гариповка елмайды. Ул 3000 сумга бәясе 23 мең сумлык телевизор отты. Аукционда ел саен катнашып, суыткыч, телевизор алганы булган Ришат Мөхәммәдиев быел оттырса да, күңелсезләнмәде. "Иң мөһиме, катнашу. Әгәр катнашмый калсам, миңа күңелсезрәк булыр иде",- диде ул.

    Сөлгеләр генә чыдасын

    Сабантуй күрке саналган көрәштә сөлгеләрне иң элек кечкенәләр тотты. Батырларга үсеп килүче алмашның иң җиңеле - 32 килограммлы Инсаф Габдерахманов (Сабабаш) беренче җиңүен яулады. Укучылар көрәшендә барысы 8 үлчәүдә батыр ачыкланды, абсолют батыр Айнур Мөбарәковның (Яңа Мичән) иңенә тәкә салынды. Ахырдан мәйдан уртасында разрядлы көрәшчеләр кенә калды. Финалга таба көчләр тигез диярлек иде. Ир-егетләр арасында Сабадан Ришат Мөбарәков (65 кг.), Тимершыктан Ленар Вафин (75 кг.), Олы Шыңардан Илдар Ермолаев (85 кг.), Сабадан Радик Сафин (100 кг.га кадәр), Югары Симеттән Данис Закиров (100 кг.нан югары) батыр калды. Быел абсолют батыр алышынды: финалда Радик Данисны чистага отып беренче җиңүен яулады. Ветераннар көрәшендә Иштуганнан Нурислам Әхмә­дул­лин Сабантуй батыры булып калды. Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, үзе әйтмешли, батырларга бер капчык акча өләште.

    Көрәш призерлары

    65 кг. 2.Ленар Биктимеров (Тимершык). 3. Алмаз Биккинин (Иске Икшермә).

    75 кг. 2.Рәдиф Галимуллин (Олы Шыңар). 3. Рөстәм Шәйхетдинов (Олы Шыңар).

    85 кг. 2. Нияз Маликов (Олы Шыңар). 3. Илназ Зарипов (Керәнне).

    100 кг.га кадәр. 2. Дилүс Закиров (Югары Симет). 3. Булат Нургалиев (Керәнне).

    100 кг.нан югары. 2. Рамил Сафин (Саба). 3. Зөлфәт Әхмәдуллин (Иштуган).

    Фәнил Мәүлетов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: