Саба таңнары

Сабада альтернатив технологияләр юл яра [+фотолар]

Моннан 5-6 ел элек Герма­ниядәге бер фермерның үләксәдән дизель ягулыгы ясавы турында укырга туры килгән иде.

Уйлап табучы яңа ягулыкка исемне дә "Дүрт үле мәче" дип кушкан булган. Ул үлгән 4 "мырауҗан"нан 10 литр биодизель ягулыгы алган һәм бу аның тракторына 100 километр йөрергә җиткән. Баксаң, хәйләкәр немец инде берничә ел шыпырт кына шундый ягулыкны куллана икән. Үзе ясаган махсус аппаратта ул теләсә нинди чүп-чарны ягулыкка әйләндерә. Немецлар сакчыл халык, моны бөтен дөнья белә, соңгы вакытта алар газны да йорт җылыту өчен тотудан хәзер ешрак баш тарта башлаганнар. Бу максаттан яңа технологияләргә - агач эшкәртү калдыкларын, биомасса куллануга күчә баралар ди. Сер түгел, дистә ел эчендә бездә дә газ бәяләре күзгә күренеп артты һәм быелгы тарифлар да соңгысы булмаячак. Шуңа күрә бу нисбәттән безгә дә киләчәктә энергия саклый торган альтернатив технологияләргә күчү юлларын эзләргә туры килмәгәе. Чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, әллә тотыныргамы шушы эш­кә?­ Үләксәне ягулыкка әйләндерә алмасак та, җылылык энергиясе алу өчен чималның мәңге бетәсе юк. Дөрес, бу хакта сүз кузгатсаң, моннан 20-25 ел элек кенә утын ягудан котылган кешеләрнең күбесе: "Газ­дан аермасын",- дип кенә куя. Шулай да районыбызда, альтернатив ягулык буларак, агач гранулларын ягу технологиясе дә инде берничә ел уңышлы гына тормышка ашырылып килә.



Калдык түгел - ягулык

Икенче төрле пеллет дип аталган продукция Лесхоздагы агач эшкәртү комбинатында җитештерелә. "Комбинат 2013 елның 30 августында эшли башлады һәм калдыксыз производство җайга салынды. Агач эшкәрткәндә пычкы чүбе, кыртышлары, такта башлары күп кала. Менә шуларны ваклатып, гранулларга әйләндерәбез. Өч смена эшлибез, технология шуны таләп итә. Россия өчен - 8, Европага 6 миллиметр диаметрлы грануллар ясыйбыз. Башта товарны белмәделәр. Хәзер базарга чыктык. Ягу чималын ераклардан да, әйтик, Тольяттидан, Түбән Новгородтан, Йошкар-Оладан, Ульяннан һәм башка җирләрдән килеп ала башладылар. 2014 елда 2690 тонна пеллет ясаган булсак, былтыр 4260 тоннага җитте",- ди комбинат начальнигы Фәнил Хафизов.
Пеллетны газүткәргечләр сузу кыен яки моны эшләү кыйммәткә төшкән яисә вакытлыча мөмкин булмаган объектларны, шулай ук ягулык салу станцияләрен җылыту өчен күбрәк кулланалар. Агачка караганда җылыны күбрәк бирә һәм көле дә 15-20 тапкыр кимрәк. Ягъни бер тонна пеллеттан нибары 10-15 килограмм тирәсе көл кала. "Әле беркөнне Кукмара районыннан килделәр. Аларга, газны әле тиз генә булмаячак, дигәннәр. Шуңа күрә йортын пеллет ягып җылытырга карар иткән. Бер машина сатып алды",- ди цех мастеры Рәсүл Яруллин.

Мичләре дә үзебезнеке

Билгеле ки, йортны җы­лыту өчен пеллет алып кайту белән генә эш бетми. Гранулларны яндыру өчен автоматлаштырылган мах­сус мичләр (казаннар) кирәк. Әгәр яңа төр ягулык - пеллет ясауга нигез салынган икән, районда ягу мичләре җитештерүгә дә инвестицияләр җәлеп ителүенә гаҗәпләнәсе юк! Проект 2013 елда уңай логистикалы, тимер юл буенда урнашкан Шәмәрдән торак пунктында гамәлгә ашырылды."Биокаитра" компаниясенең биредәге производство базасын нәкъ менә пеллет казан­нары җитештерү җайга салынган сәнәгать мәйдан­чыгы буларак күпләр белә хәзер. Безне технологик процесс белән таныштырган Юрий Никоноров әйтүенчә, казаннарны ел дәвамында ясыйлар һәм Россиянең төрле төбәк­ләренә (Чиләбе, Ульян өлкәләре, Бурятия һ.б.) озаталар. "Коллективыбызда 14 кеше. Өч төрле ягу казаннары эшләнә. Утызлысы - 300 квадрат, 50лесе - 500, 95лесе 1 мең квадрат метр мәйданны җылыту өчен. Барлык станоклар чит илнеке, бездә Европа технологиясе кулланыла, пеллет ягу мичләре 10 елдан артык хезмәт итә ала",- диде ул.
Ягу казаны компьютерлаштырылган, аның белән wi-fi роутер аша читтән торып та идарә итәргә мөмкин.


Кайда кулланыла?

Хәзерге вакытта райондагы мәгариф-социаль учреждениеләрдән Сабабаш төп мәктәбе, Оет иҗтимагый үзәге, Саба шәһәр җирлеге башкарма комитеты административ бинасы, Татар Икшермәсе, Кызыл Мишә, Түбән Утар, Олы Нырты, Урта Саба балалар бакчалары пеллет ягуга көйләнгән. Иң зур егәрлекле "Биокаитра" казаннары Сабабаш мәктәбенә урнаштырылган. "Башта 50ле һәм 95ле ике мич иде. Алар 1472 квадрат метр мәйданлы бинаны җылытып җиткерә алмадылар. Шуңа күрә 50лесе дә 95легә алыштырылгач, балалар бакчасы ягында да тиешле температура саклана. Дүрт тонна пеллет 10 көнгә җитә. Ягулык казанга шнек белән тутырыла. Гомумән, 2015 елда пеллет күп тотылды. Былтыр капиталь ремонт үткәрелеп, бина җылытылып сайдинг белән тышлангач, быел экономия булыр дип уйлыйбыз",- ди мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире Илнур Шәрипов.
Газга караганда кыйммәт­рәккә төшсә дә, пеллет ягуның өстенлекле яклары да шактый. Берен­чедән, операторлыкка ке­­ше укытасы, документация мәшәкатьләре артыннан йөрисе юк. Иң мөһиме, автоном эшли, шартлау куркынычы ту­дырмый. Барыннан да бигрәк альтернатив ягулык буларак зур әһә­мияткә ия. Әйтик, техноген яки башка сәбәпләр аркасында үткәргечләр буйлап табигый газ килү туктала икән (тфү-тфү), "зәңгәр ягулык" ягуга көйләнгән биналарга салкынлык иңәчәк, ә ав­тоном пеллет мичләре үзенең өстенлеген менә шундый вәзгыятьтә күр­сәтәчәк. Шуңа күрә дә газга альтернатив ягулык җитештерү турында уйланмаган ил юк. Хәзер Европада елына 20 миллион тонна пеллет җитештерелә. Тагын 20 елдан аңа ихтыяҗ 10 тапкыр артыр дип фаразлыйлар.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: