Шмит (Шмидт) авылында очрашу (фотолар)
Узган шимбәдә XX гасырның алтмышынчы елларында яшәүдән туктаган Шмит (Шмидт) авылында туган һәм яшәгән кешеләрнең очрашуы булды. Саба мәдәният бүлеге хезмәткәре Хәниф Тимербаев зур әзерлек эшләре алып барып оештырган чарага Россиянең төрле төбәкләреннән кайтучылар да шактый иде. Катнашучыларның күпчелеге - Иләбәрдә яшәүчеләр. Нигә дисәк, 1928 елның апрель ахырында шушы Иләбәр...
Узган шимбәдә XX гасырның алтмышынчы елларында яшәүдән туктаган Шмит (Шмидт) авылында туган һәм яшәгән кешеләрнең очрашуы булды. Саба мәдәният бүлеге хезмәткәре Хәниф Тимербаев зур әзерлек эшләре алып барып оештырган чарага Россиянең төрле төбәкләреннән кайтучылар да шактый иде. Катнашучыларның күпчелеге - Иләбәрдә яшәүчеләр. Нигә дисәк, 1928 елның апрель ахырында шушы Иләбәр авылыннан 14 хуҗалык ерак түгел урман буендагы җайлы һәм уңдырышлы басудан үзләрендәге җан башына тиешле җир өлешен бүлеп алып, авыл хуҗалыгы кооперациясе төзи. Анда йортлар саны ике дистәдән артып китә. Әмма хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, авылның перспективасызлыгы ачыклана. 1965 елда Шмит яшәүдән туктый. Әмма шушы 40 ел чамасы вакыт эчендә авылда дөньяга килергә өлгергән балалар әле исән-саулар һәм аларга туган нигезләрендә очрашырга бер чакыру гына кирәк булган. Әлфинур Миңнебаева, мәсәлән, ерак дип тормаган Түбән Тагилдан кайткан. Гомумән, Шмитта сатучы булып эшләгән һәм авылдан иң соңгы кеше булып күченгән Зиннәт Хәйруллин гаиләсендә туган 5 баланың дүртесе хәзер чит җирләрдә гомер кичерә. "Әгәр Шмитта тормыш тукталмаса, болай таралышмаган булыр идек",- диде Әлфинур ханымның Новокузнецкидан кайткан энесе Зөфәр Хәйруллин көрсенеп.
Авыл бетә башлагач, өч яшьлек Рамилә Җамалованы исә әти-әнисе Иркутскига алып чыгып киткән була. Шунда гомер иткән Рамилә Илгиз кызы да ара ерак дип тормаган, сеңлесе, оныклары белән юлга кузгалган. "Җиде ел кайтканым юк иде бу якка. Бик рәхмәт оештыручыларга. Авылыма гына түгел, балачагыма кайткан кебек булдым", - диде Рамилә ханым. Туган як җирсетә, һәрчак үзенә тарта бит ул. Шмит авылында балалар укыткан Маһирә апа Җамалованың кызы Венера һәм улы Илнур да, 40 ел себердә яшәгәннән соң, Иләбәргә, әниләре янына бөтенләйгә күченеп кайтканнар. "Унике яшемә хәтле Шмитта үстем. Бик матур урын, урманыннан чәй кайнаган арада бер стакан җиләк җыеп чыгар, чикләвекне капчыклап киптерер идек. Сагындыра шул чаклар",- дип үткәннәрне искә алды Венера ханым.
"Авыл көне" күңелле, Шмитта туганнарның актив катнашында узды. Һәр нигездән бирнә җыю күренеше барысын да үткәннәргә алып китте, яше-карты мәйдан уртасында барган уеннарда катнашырга ашыкты. Аларның берсе дә бүләксез калмады. Казаннарда аш, мангалларда шашлык пеште, самаварда чәй кайнады, өлкәннәргә чатырда чәй табыны корылды. Киләчәктә "Шмит авылы зиратын киртәләп алуга ярдәм" дип язылган почта әрҗәсенә һәркем үз өлешен кертте. Авыллар юкка чыкса да, каберлекләр кала. Картадан сызып ташланса да, күңелләреннән беркайчан да сызылмаячак авылларының зират урынын билгеләп кую бурычы Шмитта туганнарны тагын да ныграк берләштерер әле.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев