Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тагын йөгерәбез

    Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау һәм укучыларны, хезмәт ияләрен даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 16 сентябрьдә Сабаның "Аргамак" картодромында "Татарстан кроссы-2017" традицион ярышлары узачак. Спорт бәйрәмендә катнашучылар 1600 метрга (бакчалары - 200, башлангыч сыйныфларда укучылар - 500, V-VIII сыйныфлар 1250 метрга) йөгерәчәк. VIP старт та...

    Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау һәм укучыларны, хезмәт ияләрен даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 16 сентябрьдә Сабаның "Аргамак" картодромында "Татарстан кроссы-2017" традицион ярышлары узачак. Спорт бәйрәмендә катнашучылар 1600 метрга (бакчалары - 200, башлангыч сыйныфларда укучылар - 500, V-VIII сыйныфлар 1250 метрга) йөгерәчәк. VIP старт та булачак. Шулай ук олылар арасында гер күтәрү, пневматик мылтыктан ату, турникта тартылу, идәннән этелү буенча ГТО нормативларын үтәү ярышлары да оештырылачак. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: