Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Телевизор кемгә чыгар?

    Тиздән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2016 елның икенче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак.

    Моңарчы җиңүче айпад белән бүләкләнә иде. Бу юлы төп приз - телевизор. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак. Инде телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле. Ягъни 159 абунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар: Мәдинә Исламова, Сирень Фәхретдинова, Рузалия Дәүләтшина, Гүзәлия Ганиева, Наилә Гаянова, Гүзәлия Мөхәмәтханова, Гөлназ Имамиева, Илфат Фазыйлов. "ТАТМЕДИА" басмаларына күпләп язылган райондашларыбызга отышлар телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: