Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тәлгат Самат улы Нәҗмиев (1950-2014)

    Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елны Кукмара районы Байлангар авылында туган. Сугыш башлану сәбәпле, Тәлгат Нәҗмиевның әтисе Самат мәктәптә 7 генә класс укыган.

    Ә әнисе Габидә апа мәктәпкә бөтенләй йөри алмаган - авыру анасын - Галимә әбине караган. Ул үлгәч, әнесе белән сеңлесен тәрбияләп үстергән. Гомумән, Тәлгат Самат улы әйтмешли, "нәселдә язу-сызу белән шогыльләнгән кеше бөтенләй булмаган". Язу танымаган әнкәсе, ат караучы әткәсе, алты баланы хөрмәт төбе - китап дип, күргән-белгәнне көндәлеккә теркәп куярга өйрәтеп тәрбияләделәр микән? Әмма алар өйдә барыбер китапны югары куйганнар, иң нәзек әйбер кеше күңеле, кеше хәтере икәнен төшендерә белгәннәр. Шуңа күрәдер, аларның "кагәзь җене кагылган" отличник уллары Байлангар мәктәбендә укыганда ук тимурчы данын алып, әби-бабайларга су ташыган, утын кискән, икенче сыйныфтан кичләрдә "декламация" сөйләп, үзен зур сәхнәгә әзерләнгән. Бөтенсоюз "Бөркеткәй" лагеренда булып кайту да шомарткандыр булачак журналистны.

    Тәлгат аганың гомер юлы ап-ак кәгазь арасында узачагы сабый вакыттан ук билгеле булган. "Үз-үземне әле ныклап белмәгән чакта, тәпи йөри башлагач, сайлау участогында юкка чыкканмын. Әни, эзли торгач, мине кызыл чүпрәк ябылган комиссия өстәле астыннан тапкан. Ташланылып барылган сайлаучылар номерын язган кәгазь кисәкләрен җыеп, берегезгә дә бирмим, дигәндәй күзләрне елтыратып шуларны кочаклап утырганмын", - дип искә ала Тәлгат Самат улы.

    Бала вакыттан - икенче класста укыгында Тәлгат Нәҗмиев үзешчән сәнгать остасы буларак катанашып килә. Байлангарда конферансье малай бар икәнен ишетеп, Тәлгатне, тугызынчы класс укучысын, Шәмәрдән промкомбинат клубы мөдире, рәссам, баянчы, скетчлар язучы һәм уйнаучы Вил Гарпов килеп, шимбә-якшәмбе кичләрендә үзләренең концертларын алып барырга чакыра. Тәлгат исә шундук ризалаша. "Түлибез", - дигәч тагын да сөенә яшь артист - колхозчы әти-әнигә анысы да зур матди ярдәм бит.

    "Хәзер сәхнәгә иң яшь җырчыбыз Эльбрус Сибгатуллин чыга, - дип игълан итәм, - дип искә ала Тәлгат Самат улы, - мәһабәт гәүдәле, ягъни гүәрдин кебек кеше күренгәч, тамашачы иләсләнеп кул чаба башлый. Җырның исемен әйтү өчен янына барып басам. Ә теге миңа таба бөгелми. Ә мин нәкъ аның пиджак кесәсе белән тигез. Шуннан соң нишлим? Чарасызлыктан сәхнә артына кереп китәм дә, урындык алып чыгып, җырчы янәшәсенә куям. Менеп баскач, тигезләнә язабыз тагын. Аннары ул җырның исемен әйтә, мин тамашачыга җиткерәм һәм җайлап кына кереп китәм".

    Җыр бетәр-бетмәс алкышлар яңгырый башлый. Сәхнә артыннан урындык өстерәгән кечкенә конферансье янә күренә. Өч-дүрт җыр башкарганнан соң, халык ишетерлек итеп:

    - Шушысын җырла да, кер! Мин сиңа һаман урындык күтәреп йөрмәм, - дип тә җибәрә яшь конферансье. Тагын алкышлар...

    1963 елда кечкенә Тәлгатнең күләмле тәүге мәкаләсе дөнья күрә. "Җиңү байрагы" газетасының 29 сентябрь санын әле дә Тәлгат Самат улы кадерләп саклый. "Авыл уртасында һәйкәл тора" язмасы Кукмараның Сабага кушылып торган елларында басыла. Мәкалә Байлангар авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә салынган һәйкәл ачылышыннан репортаж формасында язылган.

    1967 елда Тәлгат Нәҗмиев Байлангар урта мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаганнан соң, Саба районының Шәмәрдән бистәсенә килеп, промкомбинат клубы мөдире булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта Шәмәрдән эшче-яшьләр кичке мәктәбендә укып, аттестат ала.

    1969 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итәргә китә. 1972 елны Совет Армиясеннән кайта яшь Тәлгат. Бер атна вакыт үтә микән, Саба мәдәният йортына эшкә чакыралар аны. Бүлек мөдире Госман Гарипов белән фатир эзләп йөргәннәре хаман хәтердә Тәлгат аганың: "Совет урамында Мәрхәбә апаның балчык белән сыланып, акка буялган тыйнак кына йортына урнаштым. Өй эчендә пыяла рамда Габдулла Тукай рәсеме тору да күңелемә хуш килде", - дип искә алды Тәлгат Нәҗмиев. Ярты елдан соң аны Мәдәният йортыннан җирле радиотапшырулар оештыручысы итеп редакциягә күчерәләр. 1973 елның июнь аенда Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә имтиханнарны (читтән торып уку бүлегенә) уңышлы гына тапшырып кайта. Студент һәм кияү (ир) булу ләззәтен берьюлы кичерә ул. Шул елны ук Тәлгат Нәҗмиев өйләнергә ниятли. Сайлаган насыйп яры - Арча районының гаҗәеп матур исемле Сеҗе авылы кызы. Кечкенә Тәлгат Арча районы Сеҗе авылында чыгыш ясаганда, Тәлгат Самат улының бергә гомер итәсе җәмәгате Лемара Фатыйхова, укучы бала буларак, концертны укытучыларныннан кача-поса, мич артыннан караган булып чыга. Урындыкта басып торучы шушы "сәхнә йолдызы" белән гомер итәсе, балалар үстерәсе, бер җан, бер тән булып яшисе булыр дип, ике ятып бер төшенә дә кермәгәндер ул вакытта аңа. Алга китеп, шуны әйтим: бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр алар. Уллары Нияз - югары белем алып, сөт-май комбинатында директор урынбасары булып эшли. Белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь белән өйләнешеп, мөстәкыйль тормыш итәләр. Кызлары Гөлназ шулай ук татар һәм гарәп телләре укытучысы белгечлеген үзләштерде.

    Тәлгат Самат улының тормыш һәм хезмәт юлына кабат әйләнеп кайтыйк. 1981 елның ноябрь аенда "Җиңү байрагы" (1990 елдан - "Саба таңнары") газетасының редакторы итеп раслана Тәлгат Нәҗмиев. Шул чорда ул республикада иң яшь редактор була. Тәлгат Нәҗмиев районыбызның җәмәгать эшендә актив катнаша. Күп тапкырлар КПСС райкомының бюро члены, халык депутатларының район Совет президиум члены, Татарстан матбугат һәм Информация Министрлыгы коллегиясе члены, Саба районы Советының 17-23 чакырылыш халык депутаты.

    Т.С.Нәҗмиев редактор булып эшләү дәверендә үзен иҗади һәм таләпчән җитәкче итеп күрсәтә. "Ел газетасы" бәйгесендә катнашып, районыбыз газетасы берничә ел рәттән республикада җиңүче булды. Бизәлеше һәм полиграфик эшләнеше буенча да дипломнар алды. Соңгы елларда "Саба таңнары"ның абруе нык күтәрелде.

    Тәлгат Самат улының язмалары республика матбугатында еш басыла. "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Татарстан хәбәрләре", "Мәдәни җомга", "Заман" газеталарында, "Казан утлары", "Татарстан", "Чаян", "Сөембикә", "Идел" журналларында басылган мәкаләләре, хәбәрләре заманча яңгыраш белән аерылып тора.

    Әдәбият, сәнгать әһелләре тормышына һәм иҗатына багышлап язылган мәкаләләре аның югары профессиональ журналист, оста каләм иясе икәнлеген күрсәтте. Халык шагыйре Хәсән Туфан, академик Әбрар Кәримуллин, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, профессор Азат Әхмәдуллин, композитор Хөснулла Вәлиуллин, сынчы-рәссам Кадим Җәмит турындагы истәлек һәм очерклары вакытында тиешле бәясен алды. Ул аеруча мәзәк остасы буларак танылды. Ничә еллар буе куен дәфтәрендә төртеп барган мәзәкләрен китап итеп тә чыгарды. Алар күп ишетелгән, күп сөйләгән гади мәзәкләр генә түгел, Саба җирлегендә туган, конкрет кешеләре булган уенчак сүзләр.

    1998-2006 елларда Т.С.Нәҗмиев бик күп китаплар - "Яшә, Саба-Йорт!" (Мәгъсүм Хуҗин белән берлектә язылган), "Саба мәзәкләре", "Тагын Саба мәзәкләре", "Тагын ... Тагын... Саба мәзәкләре", "Җирдә калсын эзләрең", "Керик әле Саба урманнарына" (Мөнир Абдуллин белән берлектә язылган) һ.б. - язып һәм бастырып чыгарды. Бу китаплар барысы да районның мәдәни тормышында мөһим вакыйга булдылар... Т.Нәҗмиевның иң кыйммәтле әсәре, әлбәттә, "Яшә, Саба-Йорт!" дигән китабы. Тарихи-публицистик очерклар җыентыгыннан Саба районының борынгыдан килгән бай тарихы, атаклы кешеләре, Җамалетдин Әс-Сабави (1780-1866), Камәлетдин Болгари (? - 1833), Гаптелмәннән Рахмаколый (1858 - 1908), кебек әдип - шагыйрьләрнең иҗат үрнәкләре, хәзерге күренекле шәхесләре һәм башкалар белән танышырга мөмкин. Кыскасы, Саба районының бер энциклопедиясе ул китап. Димәк, Татарстан Республикасы тарихынада билгеле бер өлеш кертә торган хезмәт.

    "Җирдә калсын эзләрең" (1999), "Керик әле Саба урманнарына" (2000; ул Саба урман хуҗалыгының 70 еллыгына багышланган; 320 битле, күпкенә төсле рәсемнәр белән бизәлгән) дигән тарихи-публицистик һәм фәнни-популяр очерклар китаплары да Саба районы тарихын гына яктыртып калмый, ә республикыбыз халкының гаҗәеп бай традицияләрен, уңганлык-булдыклылык сыйфатларын бик күп бизәкләр белән дә бизи. "Керик әле Саба урманнарына" китабының төп геройлары - Саба урман хуҗалыгы данын заманында бөтен СССРга шаулаткан, 30 елга якын шул коллективны җитәкләгән Нургали Миңнихан улы Миңнеханов, аның хезмәткәрләре, республикабызга гына түгел, чит өлкәләргә дә билгеле шәхесләр булган өч улы - Рөстәм, Рифкатъ, Рәис Миңнехановлар турында. Бу хезмәттәшләренә өстәп, аның редакцияләвендә Саба районына багышланган, гаҗәеп зур зәвык белән эшләнгән, ифрат матур рәсемнәр белән бизәлгән 31 битле буклеты да дөнья күрде.

    Академик Әбрар Кәримуллин, үзенең соңгы ике китабын аңа бүләк итеп, болай дип язып куйган: "Саба иленең елъязмачысы, аның данын җырлаучы оста каләм иясе Тәлгат дустым Нәҗмиевкә иң изге теләкләр белән...", "Туган Саба районының Рухи хуҗасы, җан сакчысы, әдип һәм журналист, тарихчы дустым Тәлгат Нәҗмиевкә - зур бәхет, олы теләк".

    Фәнис Яруллин Тәлгат Нәҗмиев мәзәкләре турында болай дигән: "Тәлгат Нәҗми мәзәкләренең үзенчәлеге шунда - ул безне кешни-кешни көлдерергә тырышмый. Хикмәтле хәлләрне, кызыклы кешеләрне зәвык белән бәян итә, көлеп-шаярып туган-яшәгән төбәгенең, Саба якларының тарихын яза, энциклопедиясен төзи". Автор үзенең балалык чорын, армия хезмәте һәм балигъ булган елларын да кечкенә, ләкин төш кенә хикәяләре аша тыйнак кына итеп сурәтләп бара. Казанга да килә, башка шәһәрләргә, күрше-тирә районнарга, хәтта чит илләргә дә чыккалап керә. Шулай ук милләтебезнең танылган шәхесләре белән аралашырга җаен таба, аларны да матур итеп кенә эләктерә белә.

    Район газетында эшләп иҗат итү журналист өчен уңайсыз. Чөнки синең эш кырың - күршеләрең, дусларың яисә үзең турыдан-туры буйсынган җитәкчеләр арасы. Мактап язганда ярый ла ул. Менә син шул кешеләрне тәнкыйтьләп, һич югы чын дөресен булганынча язып кара! Көлке ясау дигән могҗизалы алым, бәлки, нәкъ менә шушы нәрсә өчен - ачы хакыйкать даруын бераз баллатып каптыру өчендер. Ләкин, адәм баласының иң курыкканы да көлкегә калу бит. Тәлгат аганың үзеннән иң беренче чиратта шуны сорадым:

    − Тәлгат ага, мәзәкләр чыгара башлаганнан соң дошманнарыгыз барлыкка килдеме?

    −Дошманнармы? Җитди дошманнарым юк. Ә аяк чалырга тырышучылар, иҗатымны күрмәмешкә салышучылар бар. Көнләшү, хөсетлек - татар халкының милли фаҗигасе инде ул. Андый нотада сөйләшмик тә. Миңа алар барыбер илһам бирә, - диде дә ул: "Иң курыкканым - кешеләрне шәхес буларак кимсетү", - дип өстәп куйды.

    Менә шундый ул Тәлгат ага - газеталарда язмаларын да еш күрәбез, шул ук вакытта китаплары да даими чыгып тора аның. Ничек барысына да өлгерә диярсең. Буш вакыты була микән Тәлгат аганың? Әлеге сорауны үзенә бирим әле.

    - Тәлгат ага, барысына да ничек вакыт табасыз? Буш вакытларыгызда нәрсә белән шогыльләнәсез?

    - Дөресен генә әйткәндә, башкасына вакыт калмый. Беренчедән, көндәлек матбугатка әз язмыйм. Ә болай татарча телевизион тапшыруларны бик яратып, илһамланып карыйм. Кызык тапшырулар булса, кәеф күтәрелеп, сикергәләп йөри башлыйм. Әгәрдә күңелгә тия торган икән, күзне яшьләндереп алырга да уңайсызланмыйм. Иҗат кешеләренә карата әйтелгән "Хискә бай - акылга сай" дигән әйтем миңа да кагыла дип уйлыйм. Җәмәгатем Лемара үлеп чәчәкләр ярата. Җәй көне бакчада, шулар арасында йөрергә яратам. Яңгыр яуганда янкормада тамчылар биешкән тавышны тыңларга хирысмын", - дип тәмамлады сүзен үткен каләм остасы.

    2012.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: