Реклама
3 ноябрьдә Чаллы шәһәренең 16нчы балалар иҗат үзәгендә республика күләмендәге "Созвучие" фестиваль-конкурсы үткәрелде.
Эстрада җырларын башкаруны үз эченә алган әлеге конкурста районнан өч укучы катнашты. Балалар иҗат үзәгеннән Динә Вилданова - II урын (җитәкчесе Э.Касыймова), Ләйсән Әкбәрова - III (Ф.Әүбакиров), Явлаштау урта мәктәбеннән Ландыш Зиннәтова - II урынны (Р.Зарипова) алды.
4 ноябрьдә Казан шәһәрендә узган "Мин яратам сине, Россия" патриотик җырлар конкурсында балалар иҗат үзәгеннән Райнур Мансуров (җитәкчесе - Ф.Аубакиров) катнашып III урынгы лаек булды.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз