Владимир Путин күп балалы әтиләрне вакытыннан алда пенсиягә чыгару мәсьәләсен карарга кушты
Россия Президенты Владимир Путин күп балалы әтиләргә пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә… күп балалы аталарга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга», – диелә йөкләмәләр исемлегендә.
Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев