Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Водолазлар Мишәбаш күлендә суга батучыны эзләделәр

    Суга батучыны коткару - аның үз эше, дигән гыйбарә яшәсә дә, мондый бәлагә тарыганнарның бик азлары гына ярга үзе чыгып җитә. 2013 елда республикада 133 кеше суга батып үлде. Җәен - су коенучыларның, кышын күбрәк юка бозга кергән балыкчыларның гомере өзелә. Былтыр коткаручылар 29 кешене суга батып үлүдән алып калдылар. Әмма исән булуына өмет калмаган кешеләрне дә эзләү тукталмый һәм бу эш белән махсус белгечләр - водолазлар шөгыльләнә. Шул максаттан Шәмәрдәндәге 4нче эзләү-коткару отрядында дүрт егет әлеге белгечлек буенча әзерлек курсларында булган.

    -Без 2010 елда Уфада укыдык, махсус өйрәнүләр, практик күнекмәләр үттек,- ди инде су астында 100 сәгатьтән артык булырга өлгергән Шамил Сабиров.- Бөтен кагыйдәләрне үзләштердек, шуннан соң инде 4 ел коткару эшләрендә катнашабыз. Хезмәтебезгә ихтыяҗ чыгып тора. Әйтик, узган ел Балык Бистәсе районында Камага баткан балыкчыны өч көн эзләгәч кенә таптык. Ләкин бу безнең тәҗрибәсезлек нәтиҗәсе түгел. Безнең эштә иң мөһиме - шаһитларның кеше баткан урынны мөмкин булганча төгәл күрсәтүе.

    - Су астындагы батып үлгән кеше белән бергә-бер калу өчен йөрәк тә кирәктер?

    - Әйе, психиканың ныклы булуы да мөһим. Югыйсә коткаручының үзен коткарырга туры киләчәк. Җир өстендә тирә-якта кешеләр күп чакта мәет күрү - бер хәл. Су астында аның белән ялгызың калу - бөтенләй башка, авыр кичерешләр били, әзерлексез кеше өчен бу бик катлаулы. Менә шулай, безнең хезмәттә романтика юк, авыр, катлаулы, хәвефле эш ул.

    Водолаз булырга теләүчеләрне сынау өчен безнең махсус видеофильмнар да бар икән. Аларда мәетләрне эзләп табуның төрле этаплары документаль төшерелгән. Су өстенә күтәрүгә, бу хәлләргә мәрхүмнең якыннарының, әти-әнисенең үзәк өзгеч тавышлары, коточкыч реакция күренешләре өстәлә. Шундый фильм карагач, су астыннан коткаручы хезмәтендә романтика гына күргәннәрнең водолаз булу теләге тиз сүрелә.

    Ләкин бу эшне дә кемдер башкарырга тиеш, әлеге хезмәт гадәттән тыш хәлләрдә мөһим. Квалификацияләрен югалтмасыннар өчен водолазларга елга кимендә 60 сәгать вакытны су астында үткәрергә кирәк. Даими күнегүләрсез берничек тә мөмкин түгел.

    Шул максаттан Шәмәрдән отрядының дүрт егете узган җомгада Мишәбаш буасында "суда батучыларны коткару" операциясе үткәрде. Иң элек бәке эченә Шамил Сабиров белән Илнар Шәяхмәтов төшеп югалды.

    Алар өстәгеләр белән элемтә кабеле һәм нык бау аша элемтәдә булдылар. Бауны төрлечә ешлыкта тарткалап морзены хәтерләткән сигнал бирергә мөмкин икән. "Әнә Шамил сул якка китүе турында хәбәр бирде",- аңлатты безгә отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин. Ул арада водолазларга коткару операциясен башкарырга сигнал җиткерелде. Бу очракта су астындагыларның берсе батучы роленә керә, икенчесе аны өскә чыгарырга тиеш. Менә бәкедә "хәрәкәтсез" водолазның гәүдәсе күренде. Аны боз өстенә тартып чыгарырга өстәгеләр булышты. Гидрокостюмга беркетелгән монометрдан карадык: егетләр 10 метрга якын тирәнлектә эшләгәннәр.

    -Егетләр авария хәлендәге водолазны коткаруны нигездә уңышлы башкардылар. Дөрес, бераз гына буталдылар. Шулай да булдырдылар, квалификацияне сакладылар,- диде Казандагы эзләү-коткару хезмәтенең өлкән водолаз белгече Евгений Июдин.

    Шулай ук Рөстәм Шәрәфиев белән Илназ Гыймадиевның су астына төшүләренә дә уңай бәя бирелде. Соңыннан комиссия әгъзалары Альберт Гәрәев (рәис), Михаил Коврыгин, Сергей Захаров квалификация тикшерүнең Шәмәрдәндә үткәрелгән теоретик, Мишәбаш буасындагы практик күнегүләргә нәтиҗә ясадылар.

    Кыскасы, водолазлар су астына төшәргә һәрчак яхшы әзерлектә булырга тиеш. Әмма гидрокостюмнарын сулыклардан мәет тартып чыгару өчен беркайчан да кимәсеннәр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: