Саба таңнары

Явлаштауда яшәүче Фәүзия әби Сабирова 95тә умарта карый [+фоторепортаж]

Явлаштауда яшәүче Фәүзия әби Сабирова үзен 95 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне урамга ук чыгып каршы алды.

«Умарта кортларым аера, шулар белән мәш килеп алдым әле, сез килгәнче чак җыеп бетердем», - диде ул башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевтан Россия Президенты В.Путинның Котлавын кабул итеп алганда. Күзләр генә тимәсен, үзе дә тырыш бал кортлары кебек үк, тик торуны белми, һаман хәрәкәттә ул. Озын гомерле булуының серен дә гомере буе умарта тотудан, балдан аерылмавыннан күрә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: