«Өйдә сызгырсаң янгын чыгамы?» [+фоторепортаж]
Узган атна районыбыз балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы атналыгы дип игълан ителгән иде.
Әлеге уңайдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә күп төрле чаралар узды. 228 нәнине үзенә туплаган "Бәләкәч" балалар бакчасында да атна дәвамында "Уттан саклан!" девизы астында әлеге тематикага багышланган төрле шөгыльләр оештырылды.
- Атналык кысаларында "Ут-дус, ут-дошман", "Куркыныч предметлар", "Куркынычсыз йорт" һәм башка темаларга сөйләшүләр, төрле шөгыльләр үткәрелде, балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча төрле юнәлештәге аңлату эшләре алып барылды. Балалар рәсемнәр ясадылар, әкиятләр сәхнәләштерделәр, электр приборлары белән бәйле төрле очракларда үзләрен сынап карадылар, күп мәгълүматлар алдылар. Бакчага йөрүче нәниләр ут белән саксыз эш итүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүенә чын-чынлап инандылар дип уйлыйм", - ди "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Гөлзилә Ахунова. 7 апрельдә атналыкка йомгак ясау һәм балаларның әлеге темага үзләштерелгән белемнәрен гомумиләштерү максатыннан "Бәләкәч" балалар бакчасының 1нче зурлар төркеме нәниләре (тәрбиячеләре Венера Закирова) "Урмандагы янгын" дигән әкият сәхнәләштерделәр. Әниләре өйдә юклыктан файдаланган куян балаларының шуклыгы, шырпы белән уйнау сәбәпле өйдә янгын чыгу, кыскасы, аяныч вакыйгаларга нигезләнгән әкият тормыш чынбарлыгына бик якын торуын искәртте.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев