Саба таңнары

Аларга халыкчанлык хас

2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республикада, шул исәптән районнарда бик күп мәдәни чаралар үткәрелде. Шулар арасыннан иң-иң истәлеклесе, күңелгә кереп калганы, минем өчен, Шыңар мәдәният йортында узганы булды. Мөгаен, авылдашлар, туганнар һәм күршеләр янында узганга шулай күңелгә якын, газиздер ул.

Буыннар чылбыры өзелми

"Чал тарихлы Шыңарым" дип исемләнгән гаҗәеп матур, җылы, якты һәм хисле кичә - якташлар очрашуы - узган елның февраль аенда Шыңар мәдәният йортында булып  үтте. Монысы икенчесе. Беренчесе исә "Шушы яктан, шушы туфрактан" дип исемләнгәне, өченче ел, Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелгән иде. Өченче елгы чара ТАССРның 100 еллыгы белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлаган булса,  узган елгы кичә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Очрашу-кичәне ачып җибәрергә сәхнәгә күтәрелгән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин икенче тапкыр үткәрелүче якташлар очрашуының күркәм традициягә әверелә баруын билгеләп үттеләр, монысының да тамашачылар күңеленә бары якты хисләр белән генә кереп калачагын юрадылар. Һәм шулай булып чыкты да. Мәгълүм әйтемдәгечә: "Юләр былтыр кысканга быел кычкыралармы?" - дияр кайберәүләр. Әмма ел буе күңелдә йөрткәннәрне кәгазьгә төшермичә, "ташка басмыйча" калдыра алмыйм. Йөрәктә чыккан гына йөрәккә барып ирешә диелә бит халкыбыз әйтемендә.

Кичә үзе мәдәният йорты директоры Фәридә Садыйкова,  белгечләр Гөлсем Рагъбетдинова белән Алсу Зарипова җитәкчелегендә мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат берләшмәләренең  затлы биюләре, гаҗәеп зур мәгънәгә ия һәм буыннар арасындагы бәйләнешне тирән чагылдырган театраль күренешләр, музыкаль композицияләр белән башланып китте.

Иң якты, садә хисләр белән...

Аннары, сәхнәгә берәм-берәм кичәнең көтеп алынган кунаклары – авылдашлары, ТР Спорт министры урынбасары, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, узган гасырның сиксәненче ел урталарында  "Авангард" колхозын,  соңрак, озак еллар дәвамында Теләче районының Ленин исемендәге тәҗрибә –җитештерү хуҗалыгын җитәкләгән, быел зур кадер-хөрмәттә үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Илдус Зәйнетдинов, "Авангард" колхозында аның урынбасары булып эшләгән,  Теләче, Мамадыш, Биектау районнарын, республика кулланучылар җәмгыяте Идарәсен җитәкләгән, хәзер Россия Федерациясе  Дәүләт Думасы депутаты буларак республика халкы мәнфәгатьләрен яклаучы Рөстәм Кәлимуллин чакыру алды. Чыгыш ясаучыларның беренчесе – Хәлил Хәмит улы, кичәнең кунаклары  - үзенең остазлары үрнәгендә милли көрәштә, гомумән, тормышта ничек итеп үрләр яулавы турында сөйләп, туган якның һәркем өчен дә газиз булуын искә алып, әти-әниләребез янына ешрак кайтып йөрергә чакырса, Илдус Йосыф улы белән Рөстәм Галиулла улы биредә эшләгән елларын иң якты һәм садә хисләр белән генә искә алдылар.

 "Әләкчеләр түгелсез"

Бу хакта Илдус Йосыф улы ассызыклап: "Хезмәт дәверендә төрле җирдә, төрле вазифаларда эшләргә туры килде. Әмма Шыңар халкы кебек тырыш, күндәм, фидакарь, бердәм халыкны күргәнем булмады. Берегез турында икенчегезнең әләк белән килгәнен хәтерләмим. Сезнең белән матур итеп эшләп тә, ял итеп тә була иде. Барысы өчен рәхмәт Сезгә. Бергә эшләгән елларны бик сагынам", - диде. Рөстәм Галиулла улы исә остазы Илдус Йосыф улы җитәкчелегендә  шушы тырыш, гади, ихлас халык белән ничек итеп аренда подрядына күчүләре, җитештерү өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүләре,  хуҗалык исәбенә мәдәният йорты, ипи пешерү цехы, терлек тораклары,  авыл эчендә юллар һәм Мишә елгасы аша магистраль күпер төзүләре, авыл халкы белән дус-тату, үзара аңлашып дусларча мөгаләмәдә эшлүләре турында бәян итте. Шунысы игътибарга лаек, мәгълүм кичә дә 36 ел элек алар салдырган һәм 2020 елда республика программасы нигезендә төзекләндерелгән җылы, якты һәм чиста мәдәният йортында узды.

Йөрәкләргә көрәш дәрте салды

Җитди, мәзәк итеп тә сөйләделәр истәлекләрен тәҗрибәле җитәкчеләр. Шул елларда ул мәктәп спорт залына өр-яңа келәм алып кайтып куеп, татарча көрәш түгәрәге оештырып, ике-өч дистә яшүсмернең, ир-егетнең йөрәгенә көрәш дәрте салды. Сабирҗан Шакиров, Әсгать Гайфуллин, Мәксуд Солтанов, Илсур Нәбиуллин, Нурулла Бәйрәмов, бертуганнар Нәкыйп һәм Вакыйф Маликовлар, Рафис Тимербаев  кебек танылган көрәшчеләр туып-үскән бу төбәктә Хәлил, Азат, Тәфкил Шәйхетдиновлар, Фәннур Мөхетдинов,  бертуганнар Марсель һәм Рафил Сабировлар, Хәлил Сабиров, Салават Гайнанов кебек яшь көрәш осталары үсеп чыкты. Рөстәм Галиулла улы көрәшчеләрне генә түгел, шул чорда производствода эшләгән авыл яшьләрен искә төшереп исемләп санап чыкты. Үзенең ул елларда Казанда төзелеп килүче Ленин мемориалыннан авыл мәдәният йортының түбәсен ябар өчен ничек итеп бик авыр һәм озын плитә ташуларын уены-чынын бергә кушып искә алмыйча булдыра алмады. Кыскасы, кайда гына эшләсә дә,  анда яшәүчеләрне физкультура-спорт чараларына тартып, аларның сәамәтлеген кайгырткан, мәчетләр салдырып рухи дөньябызны баеткан, үзе дә намазга басып, башкаларны да хак юлга басарга өндәгән Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин кебек якташларыбыз җилкәсендә барадыр бу дөнья! Шыңарда икесенең дә сагынып искә алырлык эш-гамәлләре калган. Шуңа да алар сәхнәгә чакырылгач, тамашачылар чиксез рәхмәт хисләрен, мәхәббәтләрен белдереп, үзләре хөрмәтенә шаулатып кул чаптылар. Төрле дәүләт бүләкләреннән, мактаулы исемнәрдән, төрле мәҗлесләрдә, юбилейларда бер-беребезгә әйтелә торган тапталган, төче сүзләрдән мең өстен алкышлар бу. Чып-чын халык хөрмәте, мәхәббәте. Димәк, дөрес яшәгәннәр, эшләгәннәр. Аларга халыкчанлык хас димичә ни дисең инде?!

Һөнәрчеләр төбәге

Шыңар - булдыклы хезмәтчәннәр авылы гына түгел, Һөнәрчеләр төбәге дә әле. Алар гомер-гомергә итек басты, кәҗә, куян мамыгыннан шәл, сарык йоныннан бияләй, оекбаш бәйләде, актив рәвештә төзелеш эшләре алып барды. Үзешчән сәнгатьтә дә сер бирә торганнардан түгел. Шыңарлыларның, без студент чакта,  ягъни узган гасырның туксанынчы еллар башында Кәрим Тинчурин исемедәге драма һәм комедия театры бинасында узган Саба районының хисап концертында, Химиклар сараенда узган концертта сәхнә тотканнары әле дә истә. Шул елларда Башкортстан Республикасының Янавыл районы сәнгатькәрләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен, анда узган сәнгать фестивальләреннән зур җиңүләр белән кайтуларын әйткән дә юк. Аеруча биергә һәвәс үзләре. Аларның бу сыйфатлары кичә барышында да зур чагылыш тапты. Мәдәният ветераны, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре озак еллар Шыңар мәдәният йортында бию түгәрәген җитәкләгән Әлфия Билалова белән танылган көрәшче, әнисе Олы Шыңар авылыныкы булган Раил Нургалиевның татарча дәртләнеп биюләре үзе ни тора!

Иманлы юлга чакыру

Соңрак сүз бирелеп, сәхнәгә чакырылган Әсгать Ахунҗанов исемендәге Шыңар гомум белем бирү мәктәбе укытучы, төбәк тарихчысы Айдар Гарипов тамашага килүчеләрне гаять зур күләмдә әлеге төбәкнең тарихы,  аның танылган шәхесләре турында бай мәгълүмат бирсә, җирле остабикә Рузалия ханым Нуриева дини тема буенча тәэсирле чыгыш ясап, чарада катнашучыларны, бигрәк тә ир-егетләрне иманлы юлга дәште.

Азактан, шыңарлылар, Хәлил Шәйхетдинов иганәсенә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның иҗат төркеме тарафыннан күрсәтелгән җыр-биюгә һәм мәзәк сүзгә бай булган концерт программасын тамаша кылдылар.

Фәнил Нигъмәтҗанов

 

 

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: