Саба таңнары

Сабинский район

Кичә, бүген, иртәгә

Ит базарын алга таба ни көтә?

Ит базары: алга таба ни көтә? Пенсионерлар зар елый: сыер итенең янына якын килерлек түгел — кыйммәт.

Казан базарында килосын 500 сумнан да арзанга табып булмый. Аның каравы мөгезле эре терлек үрчетүчеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бу өлкә табыш китерә башлады. Ит базарында алга таба нәрсә булыр? Ни өчен кинәт кенә бу мөһим ризыкка бәяләр күтәрелде? ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар ГАРИПОВ әлеге һәм бүтән сорауларга җавап бирде.

— Ленар Наилевич, Татарстан сөтчелек буенча Россиядә беренче урында бара. Ә ит базарында хәлләр ничек?

— Татарстан мөгезле эре терлекне сугымга тере килеш сату буенча Россиядә беренче урында бара һәм базарның 6,4 %ын алып тора. Ә итләтә алган очракта, алтынчы урынны били. Россиядә җитештерелгән итнең 3,5 %ы Татарстанга туры килә. Әйе, бу юнәлештә республикабыз Белгород, Курск, Псков, Воронеж өлкәләреннән калыша. Шунысын да әйтергә кирәк: республика ит белән тулысынча үз-үзен тәэмин итә. 2021 елда 539 мең тонна ит җитештерелгән. 2020 ел белән чагыштырсак, 101,7 % була. Тулаем алганда, итчелекнең иң зур өлеше кошчылык тармагына туры килә: 539 мең тонна итнең 228 мең тоннасы (42,5 %ы) — нәкъ менә тавык, күркә ите.  

— Димәк, бездә халык күбрәк тавык итенә өстенлек бирә? Моның сәбәпләрен аңлатсагыз иде.

— Россия буенча да шулай, ягъни башка төбәкләрдә дә тавык ите күбрәк җитештерелә һәм кулланыла. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, ул җиңел үзләштерелә, бәясе дә кулай. Ә базар мөнәсәбәтләре шуңа көйләнгән: нәрсәгә ихтыяҗ зур, шул өлкә алдыра. Сыер ите җитештерү юнәлешендә эш алда әле. Бу өлкә яңа “уянып” килә дисәм дә була. Сер түгел: 2019 елга кадәр фермерлар өчен итчелек белән шөгыльләнү отышлы булмады, чөнки аның бәясе гел түбән торды. Мал асраучылардан: “Мал асрап, ит сату файдалы түгел. Шуңа бозауларны кечкенә килеш сатабыз”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Эре фермер хуҗалыклары гына ит җитештереп табыш алды, чөнки алар күпләп мал үрчетте, системага салынган эш иде. Инде иткә бәя күтәрелгәч, кечерәк фермер хуҗалыклары да итчелек белән кызыксына башлады.  

 — Бүген тере авырлыктагы сыер итенең бәясе ничә сумнан йөри?

— Тере авырлыктагы бер кило итнең уртача бәясе 220-225 сум тора. Чагыштыру өчен: бер ел элек кенә ул 100 сумга кимрәк иде. Шуның өчен дә бүген мөгезле эре терлек асрарга теләүчеләр артты. Бу юнәлешне үстерү өчен грант алырга теләүчеләр дә күбәйде.  

— Ит хакы арту Россиягә кертелгән санкцияләр белән бәйлеме?

— Әлбәттә. Яшерен-батырын түгел, арзанрак бәягә кайдадыр айлар буе яткан, туңдырылган ит кибет киштәләренә кайта иде. Бүген аларны үзебезнең фермерлар җитештергән, яңа суелган ит алмаштырды. Иткә бәя арту шуның белән дә бәйле. Икенче мөһим фактор — мал азыгының бәясе арту. Көнбагыш түбе былтыр 24 сум булса, бүген 38 сум тора. Игеннең бәясе дә, узган ел белән чагыштырганда, бермә-бер артты. Терлек асраучының иткә бәяне күтәрми чарасы юк.  

— Тавык белән сыер итенә сорау зур. Ә сарык, дуңгыз итенә республикада ихтыяҗ бармы?

— Бар. Әле менә Мәскәүдән зур күләмдә сарык ите сорап шалтыраттылар. Узган ел республикада 16 мең тоннадан артык сарык ите җитештерелгән. Шулай булгач, киләчәктә бу өлкәне үстерергә кирәк. Дуңгыз ите, тавык белән сыер итеннән кала, өченче урында тора. Былтыр республикада 106,7 мең тонна дуңгыз ите җитештергәнбез. Аны Россия күләмендә эшли торган компанияләр күпләп сатып ала. Шулай ук 2021 елда 3,4 мең тонна ат итен, 1,3 мең тонна куян итен дә кулланылышка тапшырганбыз. 

 

 

 

Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев