Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

1 апрель – Көлке көне: бүген райондашларыбызны ничек шаяртканнар? [сораштыру]

Кичә 1 апрель - Көлке көне иде. Алдый һәм алдана торган көн. Нишләтеп кенә төп башына утыртсалар да, беркемгә дә үпкәләргә хаклы түгел идек.

Хәтта дәүләткә дә. Россия тарихында патшалар да алдаган. Петр I заманында бермәлне Петербург каласы халкын әче таңнан ук "янгын" тревогасы белән уяталар. Баксаң, бу 1 апрель көлкесе булган. Белгечләр көләргә яратучыларны юләр дип түгел, ә бәлки йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм симезлектән азрак интегүчеләр, көчле иммунитетка ия булучылар дип бәяли. Әйтик, көненә 100 тапкыр шаркылдап көлү 15 минут велотренажерда күнегү ясауны алмаштыра ала икән. Ә Көлке көнендә авызларыгызны ердыгызмы, кемне булса да алдадыгызмы яисә үзегезне алдадылармы? Шундый сорау белән газета укучыларга мөрәҗәгать иттек.

Нуршат Вафина, Тимершык авыл җирлеге башлыгы:

-1 апрель минем туган көнем дә әле. Ул көнне тумасам да, шулай яздырганнар. Мин юморны яхшы аңлыйм, Көлке көнендә нәрсә әйтсәләр дә, үпкәләмим. Иртүк телефон шалтырады. "Туган көнегез уңаеннан тапшыру әзерләргә "Чәк-чәк шоу"дан киләбез, әзерләнеп торыгыз",- ди трубканың теге башындагы тавыш. Ни дияргә белмичә торган арада, көлеп җибәрде, Рәмис Фазылов шаярта икән. Быел 1 апрельне онытып җибәргәнмен. Кызыл Мишә мәктәбенә кергәч, күлмәгәңеңә пычрак ябышкан, диделәр, мин ышанып иелеп карадым. Көлештек инде. Ә үзем инде алдарга соңга калдым, чөнки 1 апрель икәнен инде барысы да белеп өлгергән иде.

Рәсимә Әсретдинова, Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:

-Миндә - мәдәният хезмәткәрендә - юмор хисе артыгы белән. Өйдә 1 апрель икәнен белеп уяндык. Ирем эшкә, хуҗамны алдаячакмын, дип чыгып китте. Мин, директорыбызның укуда булуыннан файдаланып, мәдәният йортында үзебезне хуҗа итеп тоеп, иртүк ике егетне алдадым. Нечкәлекләрен әйтә алмыйм, әмма бик күңелле килеп чыкты. Мәдәният йортында 1 апрель кичендә тамаша әзерләдек. "Тулган ай" ансамбленең бәйрәм концерты булачак. "Зәңгәр шәл" комедиясеннән өзек тә күрсәтәчәкләр.

Илдус:

-Төшке ашка кайттым да, капка төбендә мобильниктан бик җитди кыяфәттә: "Ярты сәгатькә эштә тоткарланам",- дип өй телефонына шалтыраттым. Үзем ул арада ишектән өйгә килеп кердем. Алдауга ышанган хатыным авызын бер ачты, бер япты, әмма 1 апрель икәнен исенә төшереп, эндәшмәде. Хатынның юмор хисе чамалырак минем, әле интервью дә бирденмени дияргә мөмкин. Шуңа күрә фамилиямне яза күрмәгез. Әмма мин уйлап чыгарган шаярту бик тәэсирле, ә Көлке көне киләсе елга да килә, алдарга теләгәннәр күңелләренә салып куйсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев