Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

14 февраль - Гашыйклар көне: сабалылар "Нәрсә ул мәхәббәт?" соравына җавап бирә

Ике йөрәккә сыйса да Бер генә була сөю! Нинди бәхет - бер-береңә "Яратам сине" - дию!

Сөю утын сүндермичә

Бер булып яну кирәк!

Йөрәкләрнең саф булуы -

Мәхәббәттә төп терәк!

14 февральне ел саен гашыйк­лар көне буларак билгеләп үтәбез. Гашыйклар көне ул хис-тойгыларыңны белдерер, сөюеңне - йөрәгеңне ачып салыр өчен иң үзенчәлекле көн. Шуңа да бу көнне яшьләр көтеп алалар, гашыйклар ярату билгесе итеп, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Сөю утында янмаган, аның татлы да, газаплы да хисләрен кичереп карамаган кеше юктыр ул. Һәркем үзенчә ярата: бу халәт бернигә карамый, беркемгә дә буйсынмый, беркемнекен дә кабатламый. Ул хис һәркемнең үзенеке генә! Гашыйклар көне елдан-ел популярлык казана. Быел бу көнне районыбызда өч пар үзләренең законлы никахларын рәсмиләштерәләр. Әлеге дата уңаеннан без дә райондашларыбызга "Сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Рәмис Якубов, муниципаль район башкарма комитетының аппарат жи­тәк­чесе:

Мәхәббәтне, ми­немчә, тоеп кына була. Ул һәрбер күңелнең иң түрендә урнашкан хис-тойгылары.

14 февраль - минем өчен тормыш иптәшем Лилияне тапкан көн. Бу көн безнең гаилә өчен бик тә үзенчәлекле, кадерле дата. Тик сөйгәнеңә булган игътибарны, бер-береңне яратуны Гашыйклар көнендә генә түгел, һәр көнне күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. Әлбәттә, бу көнне дә Лилия яраткан лилия чәчкәләре өебезне бизәячәк.

Данир Сабиров, яшь сәхнә остасы (Сабада узган концертыннан соң):

Мәхәббәт - күзгә күренми, йөрәк кенә сизә торган бер яшерен хис. Мәхәббәтне мин берничә этапка бүлеп карыйм. Беренчел хисләр гашыйк булудан башлана. Мин бу тойгыларны узып, хәләл җефетем Миләүшәгә гашыйк булып, алты ел элек гаилә кордык. Гаиләле булгач, мәхәббәтнең икенче этабына аяк басу дип саныйм. Ярату хисенең кайнарлыгына җаваплылык та өстәлә, мәхәббәт җимешләрең - сабыйларың туу бу хисләрне тагын да көчәйтә. Гыйнвар аенда гаиләбез тагын да ишәйде - икенче кызыбыз - Дания дөньяга килде. Мәхәббәт - илһам бирүче дә, яшәүгә омтылыш та, иҗатка канат куючы да. Йөрәк җимешләрем - өч нәфис гөлдән торган гаиләм җылысында үземне бик бәхетле хис итәм. Бөтен кешегә дә әлеге бәхетне телим.

Сафия Ибраһимова, яшь кәләш:

Мәхәббәтне һәр йөрәк үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Минемчә, мәхәббәт - ул үзеңнең күңелеңә ятышлы кешене табып, аны бәхетле итү, аның бәхетле йөзен күреп, үзең бәхетле булудыр, мөгаен. Бүгенге көндә мин үземне дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саныйм. Сөйгәнем Айгиз белән бер-беребезне күптәннән белә идек. Әмма "Сәлам-саубул"дан ары киткән булмады. Ләкин язмыш дигәне шулдыр: уртак танышларбыз безне мәҗлескә чакырдылар. Айгиз белән шунда сөйләшеп киттек һәм... бер-беребездән бүтән аерылмадык. СМСлар, шалтыратулар... Үзебез дә сизмәстән, арабызда чын мәхәббәт туды. Күптән түгел сөйгәнем миңа тәкъдим ясады. Мин нинди җавап бирдем дисезме? Иртәгә, АллаҺ боерса, шаулатып туен итәбез!

Нәсимә Шәрипова, Шәмәрдән авылы, 88 яшь:

Безнең Габдерәүф белән гаилә корып яши башлавыбызга 60 ел тулды. Бер-беребезне яратмаган булсак, бу гомер бергә яши алган булыр идек микән? Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Инде бу яшьтә "яратам" дип бер-беребезне сөешеп утырмасак та, һаман да бер-беребезгә тартылып, кадеребезне белеп яшибез. Гомер аккан су кебек узып китте. Еллар узса да, йөрәктәге сөю бетми, икенче төсмер генә ала икән. Яратуны бит сүз белән түгел, гамәл белән раслыйлар. Яшьләргә дә бер-береңә юл куеп, сабыр булып, безнең кебек озын гомер кичерергә насыйп булсын!

Дамира Нуриева, остазбикә, Казанчы Бигәнәй авылыннан:

Мәхәббәт, ярату бар инде ул, бу тормышта аны беркем дә инкарь итә алмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Ике йөрәк яратышып кавышкач, яңа гаилә барлыкка килә, нәсел дәвамчылары туа.Тормыш итү шулай үз агымына салынган. Ә менә Гашыйклар көненә карата уңай фикер әйтә алмыйм. Без татарлар үзебезне мөселманнар дип атыйбыз, әмма Ислам диненә хас булмаган яшәү рәвеше алып барабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) без зурларга тиешле бәйрәмнәрне әйтеп калдырды. Алар - Корбан бәйрәме, Ураза гаете һәм дә изге җомга көнебез. Яшьләребезнең күбесе бу бәйрәмнәрне бар дип тә белми. Тора-бара Гашыйклар көненең сәбәпчесе булган монах табыну объектына әйләнмәсме? Балалар моны кечкенәдән күреп үсәләр бит,хәтта мәктәптә бер-берсенә кечкенә "йөрәкчекләр" таратышалар әнә. Менә шул борчылдыра. Ниндидер көнне изге­ләштереп яшәгәнче, якыннарыбызга ярату һәм хөрмәт хисләрен көн дә белдерик, Аллаһының ачуына дучар булудан сак­ланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев