Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

27 май - Китапханәчеләр көне

Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”,– дип язып калдырган. Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аның күңелендә милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе булырга тиеш. Шуңа да мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе. Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, Саба район балалар китапханәсендә гыйнвар аеннан алып май аена кадәр Байлар Сабасының “Шатлык”, "Әллүки", “Шоколад”, "Кыңгырау", “Бәләкәч” һәм “Балачак” балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме өчен “Халкыбызның милли бизәкләре” дип исемләнгән танып-белү сәгате, мастер-класслар үткәрелде. Максатыбыз – балаларда милли киемгә, татар халык орнаментына карата кызыксыну уяту, милли уеннарны искә төшерү. Чара “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” күргәзмәсенә күзәтү белән башланды. Түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул һәм читек турында мәгълүмат бирелде. Балалар “Түбәтәй” уенын уйнадылар, калфак, алъяпкыч, камзул һәм читек рәсемнәреннән пазл җыйдылар. Чараның икенче өлешендә милли киемнәребезгә бизәкләр төшерделәр. Үткәнебезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Шуны онытмаска кирәк: без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне әзерлибез.

Илсөяр Шакирҗанова,

китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев