Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

5 нче сентябрьдән 19 нчы сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында “Яхшылык атнасы” исеме астында акция үтә

Әлбәттә, Саба урман хуҗалыгы музее мондый изге эштә читтә кала алмый. Шул уңайдан, бүген безнең музей Шәмәрдән "Балкыш" тернәкләндерү үзәгеннән кунаклар кабул итте. Кунакларыбыз - олы яшьтәге, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан ял йортына җыелган апа-абыйлар. Без аларны бик җылы каршылап, эчтәлекле, кызыклы экскурсия белән шатландырырга тырыштык. Күңелләрен тагын да күрү өчен...

Әлбәттә, Саба урман хуҗалыгы музее мондый изге эштә читтә кала алмый. Шул уңайдан, бүген безнең музей Шәмәрдән "Балкыш" тернәкләндерү үзәгеннән кунаклар кабул итте. Кунакларыбыз - олы яшьтәге, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан ял йортына җыелган апа-абыйлар. Без аларны бик җылы каршылап, эчтәлекле, кызыклы экскурсия белән шатландырырга тырыштык. Күңелләрен тагын да күрү өчен истәлеккә музейда төшкән фотоларын бүләк иттек. Олы кешене шатландыру өчен күп кирәкми бит, әз генә җылы караш, тәмле сүздән дә эреп китә алар. Әйдәгез, һәрбарчабыз көн саен яхшылык эшләргә омтылыйк! Яхшылык бит ул кояш кебек. Күбрәк булган саен күңелләрне һәм йөрәкләрне дә ныграк җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев