Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аграр көллияттә юл-транспорт аварияләрендә һәлак булучыларны искә алдылар

Бөтендөнья юл-транспорт аварияләрендә һәлак булучыларны гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан Саба аграр көллиятендә IV курс студентлары белән “Краш-курс” үткәрделәр.

Әлеге чарага уку  йорты  директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов та битараф калмады.  Мари Илендә 16 ноябрьдә 15 кешенең үлеменә китергән коточкыч юл фаҗигасен һәм юлларда гомерләре өзелгән  көллият  студентларын искә алып, транспорт  чаралары  белән  идарә иткәндә барысын да үтә игътибарлы булырга  чакырды. Аннары егетләргә үзләренең иң зур теләкләрен стикерларга язып кабартылган шарга ябыштырырга тәкъдим ителде. Ул шар краш-курсның ахырына   кадәр бүлмәдә очып   йөрде. Бу  урында ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы  Илнур Насыйбуллин  чыгышында әйтелгәнчә, юлларда һәлак булучыларның   күпчелеге 15-25 яшьлекләр булуын онытмыйк. Чәчәк кебек  чагында гүр иясе бул әле! Нәтиҗәдә күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килә, әниләр күз яшьләре түгә.   Акция барышында күрсәтелгән видеоязмалардагы калай өеменә әверелгән машиналар, хәрәкәтсез ятучы гәүдәләрне  күреп,  күңелләр тетрәнә: нигә шулай ашыгырга   иде соң? 2014 елның августында Мәскәү-Уфа  трассасында (Питрәч районы территориясе) гомерләре өзелгән өч бертуган Базарлы Матак кызларының да каберләрен күрсәттеләр. Әниләре, гүрдәге кызлары борчылып  ятмасыннар  өчен, инде  елаудан да туктаган. Чираттагы видеоролик “Нас больше нет” дип атала иде. Экранда һәр 5 секунд саен бер юл фаҗигасе   күрсәтелә һәм ахырда дикторның тавышы яңгырый: “без инде юк”.

Акциядә МЧС вәкиле, янгын часты начальнигы Илдар Закиров,  хирург Рөстәм Мортазин да катнашты һәм  алар   авариягә эләгүчеләргә беренче ярдәм   күрсәтү нечкәлекләре турында   сөйләделәр. Студентларга  руль артында кысылып калганнарны машинага  ут кабу куркынычы булганда гына урыннарыннан   кузгатырга, башка очракларда  коткаручыларны   көтәргә кирәклеге  аңлатылды. Чараның кульминацион мизгеле шартлаган шар һәм стикерларга  язылган теләк-хыяллар төрлесе-төрле якка чәчелүе булды. Кеше авариягә эләкте һәм хыяллар бер мизгел эчендә юкка  чыкты. Әйе, гомерләр бер генә бирелә. Юл хаталарны гафу итми. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә, хыяллар җимерелүгә китерә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев