Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Аллаһы Тәгалә районыбыздан сигез кеше белән бергә, миңа да изге җирләрне күрергә насыйп итте"

Илдус Галимов, Олы Нырты авылы: Быелгы 2016 ел безнең гаилә өчен шатлыклар, ниятләрнең кабул булу елы булып истә калачак. Һәр мөселман Аллаһ кушканнарны үтәп яшәргә тырыша. Аллаһы Тәгалә «Ният итегез, мин кабул итүчеләрдән»,- ди. Мин дә иң изге гамәл - хаҗ кылуны ният итеп, әкренләп хәләл көчебез белән мая туплый...

Илдус Галимов, Олы Нырты авылы:

Быелгы 2016 ел безнең гаилә өчен шатлыклар, ниятләрнең кабул булу елы булып истә калачак. Һәр мөселман Аллаһ кушканнарны үтәп яшәргә тырыша. Аллаһы Тәгалә «Ният итегез, мин кабул итүчеләрдән»,- ди. Мин дә иң изге гамәл - хаҗ кылуны ният итеп, әкренләп хәләл көчебез белән мая туплый башлаган идек. Быел сентябрь аенда Аллаһы Тәгалә районыбыздан сигез кеше белән бергә, миңа да изге җирләрне күрергә насыйп итте. Изге сәфәргә мәрхүм Тәлгат Нәҗмиев язган «Хаҗнамә» тәэсирләре дә, Җәлил хәзрәтнең китаплары да зур этәргеч булды. 1 сентябрь көнне Казан-Мәдинә самолеты белән изге урыннарга юл алып, 23 сентябрьдә өйләребезгә әйләнеп кайттык. Изге җирләрдә күргәннәрне тасвирлап та, хис-кичерешләрне аңлата торган түгел. Тормышка, яшәүгә карашны үзгәртә, кешеләр, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр хакында уйландыра, гомумән, иманны ныгыта торган сәфәр һәр мөселманга насыйп булса иде! Киләсе елларда да һәр гаиләнең ниятләре кабул булып, тыныч, имин тормышларда яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев