Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлекчәсе конференциясе

Бүген район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов рәислегендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Саба җирле бүлекчәсенең XXVI конференциясе булды.

Аның эшендә 76  делегат катнашты.  Бүлекчәнең агымдагы  чорга бурычлары белән  башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Зарипов таныштырды.  Конференциядә җирле бүлекчәнең сәяси советы составына үзгәрешләр кертелде, делегатлар  яшерен тавыш бирү юлы белән советка  яңа  әгъза итеп Саба шәһәр җирлеге башлыгы  урынбасары Расих Хәсәновны сайладылар. Шулай ук “Бердәм Россия”  партиясенең  яңа әгъзаларына таныклыклар тапшырылды. Соңыннан партиянең  Татарстан төбәк бүлегенең 2 декабрьдә булачак XXVII конференциясенә делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев