Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең календарь

25 ноябрь -2006 елдан башлап Россия президенты В.Путин Указы белән илебездә гомумдәүләт бәйрәме- Россия студентлары көне буларак билгеләп үтелә.

1755 елның 12 гыйнварында императрица Елизавета Петровна Мәскәү университетын оештыру турындагы Указага кул куя. Шушы көннән башлап яңа стиль буенча 25 гыйнвар- Студентлар көне дип санала. Ә христиан дине буенча шушы көннең "иясе" - изге Татьяна Россия студентларының яклаучысы (покровительница) дип исәпләнелә. Бүгенге заман студенты да элеккегесеннән әллә ни аерылмый: укудан соң буш вакытын кызыклы итеп үткәрергә тырыша. Бу көнне төрле уку йортларында белем алучы кызлар-егетләр өчен төрле кичәләр, күңел ачу чаралары, дискотекалар оештырыла. Хәер, үзен студент, ягъни яшь күңелле итеп тойган һәркемнең дә бу көнне бәйрәм итәргә хакы бар. Шулай булгач, барыгызны да студентлар көне белән, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев