Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Безнең Сабаның матурлыклары!..”

Юллар, юллар... Кая гына илтми дә, нинди генә кызыклы хәлләргә очратмый безне. Әгәр юл йөргәндәге вакыйгаларны туплап язсаң, һәркем бер китап авторы булыр иде, мөгаен...

Соңгы вакытларда Казан - Саба трассасын еш таптарга туры килде. Юлчыларны да калдырмыйм, утырткалыйм. Беркөнне олы гына яшьтәге бер апа кайтты минем белән. Әллә каян ачык йөзле, сөйләшергә яратучан кеше икәне күренеп тора.
- И-и, кызым, рәхмәт төшкере, ярый утырттың әле, көзге як салкын хәзер, урамда озак басып торып булмый, туңдыра.
Эш белән шактый арылган иде ул көнне. Үзалдыма уйланып кайтуымны дәвам иттем. Әйтелгән сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәгәнгә, апа бераз аптырап карап торды да, сүзен дәвам итте:
- Әй, уйлаган идем аны утыруга: бу сары чәчле нәрсә марҗа кызыдыр дип. Ярар, балам, син аңламасаң да мин сөйлим, ничек тә аңлашырбыз, сөйләшкәч, юлда вакыт тизрәк үтә ул.
Мин елмаеп: "Апа, татар кызы мин, чәчләрем тумыштан шундый төстә, әйдәгез, сөйләшик", - дигәч, юлдашым бераз читенсенебрәк куйды.
- Беләсеңме, кызым, мин гомерем буе Сабада яшәгән кеше. Тимершык авылыннан булам, - дип дәвам итте ул. - Күрсәң син безнең як матурлыкларын, аның табигатен! Андый гүзәллек бер җирдә юк. Син бу якныкы түгел ахрысы, бер дә Сабада күргәнем юк. Безнең Саба үзе бер зур авыл инде ул. Барысы белән якыннан танышып бетмәсәң дә, күзгә-күз күрешеп таный бу як кешесе бер-берсен. Менә Казаннар кунакка чакыргач, ике-өч көн торып кайтырмын дип, Казанга киткән идем, нинди ул, бер көннән артык тормадым. Әй, түзәмени минем йөрәк авылымнан башка?! Казаннары үзләренә булсын. Сүз дә юк инде, Казан - бик матур шәһәр, ләкин мин Тимершыктан башка тора алмыйм икән инде хәзер. Хәер, яшь чагымда да шундый идем инде, студент елларында атнасына икешәр кайтып килә идем. Иптәшләрем баштарак интегеп йөрисең дип шелтәлиләр иде, аннан ияләштеләр. Шаяртып: "Атна уртасында Сабага бер кайтып килмәсәң, укуың уку булмый синең", - дип көлешәләр иде. Менә шулай, кызым. Шул туган якны яратканга күрә, яшь чагымда яратып йөргән егетемә кияүгә дә чыкмадым, чөнки ул чит районныкы иде. Ул вакытта ике ут арасында бик бәргәләндем, ләкин хәзер ярый шул егетемә ияреп, бүтән якка яшәргә күчеп китмәгәнмен дип уйлыйм, үзәкләренә үтәр идем кайтасым килеп, барыбер ияләнеп тора алмаган булыр идем анда. Хәзерге тормышымнан да бер дә зарланмыйм мин. Үзебезнең Тимершыкка кияүгә чыктым, ирем бик әйбәт кеше булды, менә дигән итеп яшәп ятабыз...
Юлчым шулай үз тормышын гаҗәеп кызыклы итеп сөйли тора, без тимер атта Теләче зонасын үтеп, Сабага якынлаштык.
- И-и, кызым, кара әле, бер иркен итеп сулыш ал әле менә шунда, безнең Сабаның һавасы да икенче - үзебезнеке бит! Аллага шөкер, кайтып җитәбез бугай. Әйдә, кунак булырсың, безгә кереп чәйләп чыгыйк, кызым. Әйдә, безнең Тимершык чишмәсенең суларын эчсәң, бөтен арганнарың эреп юкка чыгар...
Кызганыч, вакытым кысан иде. Сабага кайтып җитеп, юлчым белән хушлаштык.
Шул көннән соң әлеге вакыйга һич исемнән чыкмый, күңелдә бер рәхәт җылылык булып яши бирә. Күпме исемә төшерергә тырышсам да, юлдашымның исемен хәтергә китерә алмадым, онытылган. Ләкин аның туган ягын ничек сөюе, туган җире өчен янып-көеп торуы, һәрбер әйткән сүзе минем хәтеремдә бик озакка сеңеп калды. Бар бит ул шундый ачык күңелле, эчкерсез кешеләр! Әлеге юлчымның туган ягын, туган авылы Тимершыкны шулкадәр яратуына сокландым мин.
http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев