Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.

Бу көн укучылар һәм укытучылар өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнәдер. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев