Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар, якташлар, бәйрәм кунак­лары! Сезне Саба муниципаль районы Советы, башкарма комитеты исеменнән ихлас күңелдән милли бәйрәмебез - Сабантуйлары белән тәбрик итәбез. Гасырлардан килгән борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм - халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур вакыйга.

Ул галиҗәнап игенче хезмәтен данлый, гореф-гадәтләребезне гәү­­дәләндерә, татар халкының үзенчәлекле бай мәдәниятен, кунакчыллыгын һәм башка асыл сыйфатларын күрсәтә. Бәйрәм тантанасындагы рухи күтәренкелек аның мәйданын елдан-ел киңәйтә бара. Игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән Сабантуй бик күп төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче төрле милләт кешеләренең мә­дәни тормышының үзен­чәлекле сәхифәсенә әве­релде. Халыкның бай иҗаты белән сугарылган Сабантуй - яшәү дәртен, җитезлек һәм чаялыкны, осталыкны һәм уен-көлкене бергә туп­лаган бәйрәм. Анда га­сырларның ру­хы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Әле­ге бәйрәм милли тра­дицияләребез сак­ла­нуының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең үзгә символы булып тора. Борынгыдан калган атларда чабышу, милли көрәш, төрле йолалар һәм үзенчәлекле уеннарны үз эченә алып, ул милли гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә, шулар аша халкыбызны берләштерүгә, кардәшлек элемтәләрен ныгытуга хезмәт итә. Без ел саен әлеге бәйрәм көннәрендә билгеле бер дулкынлану белән рухи мирасыбызга, үз асылыбызга кайтабыз.

Бүген безнең бәйрәм итәргә тулы хакыбыз бар. Районыбыз басуларында 51445 гектарда кыр эшләре башкарылды, 21 мең гектарда агротехник срокларда һәм югары таләпләргә туры китереп, бөртекле, сабан культуралары, шулай ук 5475 гектарда кукуруз чәчелде. Димәк, игенчеләребезнең тынгысыз, тырыш хезмәте белән ел уңышына ышанычлы нигез салынды. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән мул иген уңышы үстереп, аны югалтусыз җыеп алырга насыйп итсә иде, дигән изге теләгебез кабул булсын.

Быел да Сабантуйларыбыз якты, матур үтсен, җирле халыкка гына түгел, кунакчыл районыбызга килгән кунаклар өчен дә истә калырлык булсын иде. Быелгы Сабантуйның да шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелек­ле гамәлләр кылу өчен көч һәм дәрт, илһам бирер дип ышанабыз. Халкыбызның йөзек кашы булган бу ямьле бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, районыбызның матур киләчәге өчен изге эш-гамәлләргә рухландырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев