ДИПЛОМЛЫ БУЛДЫЛАР
Районыбыз тиешле дәрәҗәдә үсеш алган мәктәпкәчә балалар учреждениеләре челтәренә ия.
Белем һәм тәрбия бирүдә дәвамчанлык, эзлеклелек принципларын саклау үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Хәзерге вакытта 44 бакчада 1800дән артык бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә тәрбия белән колачлау 82 процент тәшкил итә. 2011 елда ата-аналар ихтыяҗын күздә тотып Сабада 220 урынлык балалар бакчасы төзелгән иде. Бу төзелеш Президент Р.Миңнехановның "Бәләкәч" программасы нигезендә тормышка ашырылды һәм объект узган елның 3 октябреннән кулланышка тапшырылып, 200дән артык бала кабул итте. "Бәләкәч" балалар бакчасына хезмәткәрләр дә тиешле таләпләрдән чыгып сайлап алынды. Белгечлекләре буенча туры килмәгәннәрне һөнәри әзерләү мәсьәләсе дә тиз арада хәл ителде.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев