Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дуслар! Игътибар, яңалык! Фотоконкурс!

Инде вәгъдә иткәнебезчә, яңа фотоконкурска старт бирәбез.

Бу юлы ул: "Сабантуй. Җәй. Универсиада" дигән исем астында узачак. Конкурска Сабантуйдан бик тә кызыклы мизгелләр сүрәтләнгән, яки җәй көне кызыклы күренешләр төшерелгән, яки Универсиада темасын чагылдырган фотолар кабул ителә. Һәм төп шарт: фото асларына кызыклы комментарийлар язарга онытмагыз! Юк икән, фотолар исәпкә алынмый. Тагын бер искәрмә ясыйсы килә, узган конкурска күбегез сабый балалар фотоларын җибәрде. Бу юлы фотоларда бәлки үзегезне күрербез? Анысы инде сезнең фантазия :) Өстәп тагын шуны әйтик: спиртлы эчемлекләр сурәтләнгән фотоларны җибәрмәвегезне үтенәбез. Иртәгедән Сабантуйлары башлана, буген кичтән фотоаппаратларыгызны яхшылап "зарядить" итеп, иртәгә узегез белән алырга онытмагыз! Сабантуйдан видеоязмалар җибәрсәгез дә хуплана. Шулай итеп, башладыкмы?

Бәйгенең төп спонсоры: "САБА ТӘРӘЗӘЛӘРЕ" җәмгыяте! "Саба тәрәзәләре" сезгә сыйфатлы, матур, чыдам, эстетик, җил-давыл, яңгыр үткәрми торган тәрәзәләр тәкъдим итә. "Саба тәрәзәләре" белән йортыгыз яктырыр, кояш нурларыннан җылыныр. Әлеге матур, рәхәт мизгелләр тормышыгызны тагын да ямьләндерер, шатлык, сөенеч китерер.

Призлар бик шәп булачак, ышаныгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев