Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшләп яшәгез, балалар

Калатау авылында яшәүче Зәйнәп апа инде 91нче яше белән барса да, аңа "әби" дип әйтергә тел әйләнми.

Урамда очрашып сөйләшкәндә беркайчан да узган гомереннән зарлана белмәгән авылдашыма карап һәрчак "сөбханалла" дим. Мулла кушкан исеме Зәйнәпбикә булса да, үзенә Зәйнәп дип дәшкәннәренә бер дә үпкәләми. Югары Шытсу авылында крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән кыз тормыш арбасына иртә җигелә. Авырып әтиләре үлгәннән соң әниләре Әсмабикәгә терәк булыр өчен абыйсы Мияссәр белән колхозда эшли башлыйлар. Ундүрт яше дә тулмаган Зәйнәп Шәмәрдән урманында агач кисә, вагоннарга төйи. Пычкы кайрап торган карт җитешмәгәндә, кулына үзе игәү ала. "Мин кайраган пычкыларның тавышына кадәр тигез, матур ишетелә иде",- дип хәтерен яңарта Зәйнәп апа. Лаеш, Удмуртия урманнарында эшләгән чакларын да еш искә ала. Салкын фатирларда яшиләр, мичкә җылы төшмәгәнлектән кибәргә дә өлгермәгән киемнәрен киеп, ачлы-туклы килеш кабат агач кисәргә чыгып китәләр.
Зәйнәп апа ире Нурлыгаян белән 46 ел бергә гомер итеп, дүрт бала үстерделәр. Калатауда иң эшчән гаиләләрнең берсе иде алар. Хәзер Зәйнәп апа улы Фәнил, килене Гөлсинә тәрбиясендә яши, вафатына 15 ел булган ирен сагынып искә ала. Ак яулыгын баш очына чөеп бәйли дә ишеккә карый, әйтерсең аннан гомер иткән тормыш юлдашы килеп керер кебек тоела аңа. Улы Фәнил әнисенең юбилен зурлап билгеләп үтте. Теләкләрнең иң матурлары әйтелде, оныклары әбиләренә шигырь сөйләп, биеп күрсәттеләр. Зәйнәп апаның үзенә сүз бирелгәч, бераз каушап калса да, үзен тиз кулга алды, "Эшләп яшәгез, балалар, эш гомерне кыскартмый ул",- дип сүзен төгәлләп тә куйды. Бу сүзләр әле дә колагымда яңгырап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев