Гөмбә җыям дип адашмыйк
Ел саен, гөмбә сезоны башлангач, коткаручыларга урманда югалучылар турында хәбәрләр алына. Мондый күңелсез хәлгә ул урыннарны әйбәт белүче тәҗрибәле кешеләр дә тарырга мөмкин. Шуңа күрә урман эченә кергәндә үзең белән элементар әйберләрнең булуы шарт. Ягъни телефон, пычак, компас, шырпы, су һәм ашарга, әгәр сәламәтлегең начар икән, кирәкле даруларны да алырга...
Әгәр адашасыз икән, иң беренче тынычланыгыз. Сезне эзлиячәкләрен белсәгез, бер урында гына торыгыз, учак ягыгыз, кычкырып тавыш бирегез. Әгәр урманнан үзегез чыгарга җыенсагыз, бер якка ориентир алыгыз да шул юнәлештә барыгыз. Поезд яки машина һәм башка тавышлар ишетелмиме икән дип колак салып тыңлау да дөрес хәрәкәт итәргә булыша. Әгәр берәр тапталган юлга чыксагыз шуннан барыгыз. Үзегез белән компас булмаса, урманда кырмыска оясы яки агач кәүсәсе буенча көньяк белән төньякны белергә була. Агачның көньягында яфрак күбрәк була һәм кырмыскалар да күбрәк йөри. Югалмас өчен урманга кереп киткән урынга берәр тамга куеп калдырыгыз, ботак сындырып, пакет элеп куегыз. Һәм барган юлыгыз буенча да тамгалар куеп барсагыз яхшырак булыр.
Исегездә тотыгыз: маршрут буенча бармаган кешенең сул аягы уңына караганда озынрак атлый, шуңа күрә адашкан кеше бер үк җиргә әйләнеп килә. Юлны биек агач башына менеп карасагыз да була.
Әгәр сез адашсагыз, Саба районының бердәм коткару номерына шалтыратыгыз 112 яки (84362) 3-27-01.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев