Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хөрмәтли беләләр

Лаеклы ялга чыканда һәркемнең диярлек тормышында куанычлы мәшәкатьләр булучан.

Шушы вакыйганы барыбыз да истә калырлык итеп билгеләп үтәргә тырыша. Иләбәрдә урнашкан "Саба ПМК "Мелиорация" җәмгыятендә эшләүчеләрнең ул яктан күңеле тыныч. Биредә лаеклы ялга чыгучыларның иң элек үзләрен оешмага чакырып хөрмәтләү традициягә кергән. Җитәкчебез Илдус Ислам улы бу мәсьәләдә бик принципиаль: җәмгыять ашханәсендә мул табын әзерләнә, күчтәнәчләр дә мулдан була. Генераль директор Илдус Талипов сүз алып, без бит шулай эшләгән идек, шундый хәл булган иде дип, юбилярның оешмага куйган хезмәтен тасвирлап уза, гомумән, өлкәннәрне олылау, кече күңеллелек үрнәге күрсәтә. Андый җитәкчеләр аз дияр идем. Быел гына оешмада штукатур-маляр булып эшләгән Гөлдәминә Галләметдинова, эретеп ябыштыру һөнәрен башкарган Фәнәвил Тимергалиев әнә шулай хөрмәтләнделәр. Эзмә авыл җирлеге каршындагы ветераннар советы рәисе Харис абый Баһаветдинов та 80 яше тулган көннәрдә үзен оешмага кунакка чакырырлар дип уйлап та карамагандыр, мөгаен. Илдус Ислам улы әнә шулай һәркемнең күңелен күрә белә. Өлкәннәр генә түгел, башлы-күзле булган яшьләр дә игътибардан читтә калмый. Быел гаилә корган мастерлар Рифнур Дәминов белән Данил Исламов та моны үз мисалларында ачык тойдылар.

Зөлфирә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев