Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сабалылар! Сезне, мөхтәрәм затлар, ихластан олы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм!

9 Май - безнең тарихыбызның данлы бер датасы. Бөек, безнең һәм уртак Ватаныбыз өчен иң кадерле, иң матур бәйрәм. Бу көннәрдә без изге яуда һәлак булганнарны искә алабыз, ветераннарыбызны зур рәхмәт хисләре белән хөрмәтлибез. Җиңү өчен күпме кан-яшь түгелгәнен, фидакарь хезмәт куелганын зур хөрмәткә лаек мөхтәрәм өлкәннәребез үзләре генә белә. Без, яшь буын, китаплардан укып, кинолардан карап кына күз алдына китерә алабыз. Ул елларның тере шаһитлары инде өлкән яшьтә, ни кызганыч, күпләре арабызда гомумән юк. Буыннар алмашына, әмма гаять авыр сынаулар китергән сугыш чоры халык хәтереннән җуелмый. Чөнки беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дип тә бик мәгънәле әйтәләр. Халкыбыз фикерен, зирәк сүзләрен күздә тотып, районыбыз Бөек бәйрәмгә зурлап әзерләнде. Күп игелекле эшләр башкарылды, социаль программалар сугышта катнашучыларның, аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшыртты, өлкәннәргә "Кайгырту" фонды аша булышлык күрсәтелде. Кайгыртучанлыкны күп өлкәннәребез үз тормышы мисалында тойды. Быелгы бәйрәм тантанасын зиратларны тәртипкә китерү, сугыш ветераннарының каберләренә баш ию, чәчәкләр салу, Җиңү символы булган тасмалар бәйләү чаралары тулыландыра. Җиңүнең 70 еллыгын район үзәгендә тыл белән фронтның, ул елларда кулыннан урак-чүкеч төшермәгән эшче-крестьянның какшамас дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндергән, тылда фидакарьлек үрнәге күрсәт­кәннәрне данлаган һәйкәл ачып та каршылыйбыз. Ә, иң мөһиме, һәркемнең күңелендә бүгенге матур тормыш хакына көрәшкәннәргә тирән рәхмәт хисләре, ихтирам-хөрмәт яшәве. Бөек дата һәркемгә дә үзенең, балаларының, оныкларының киләчәгенең Ватаныбыз һәм якташларыбыз язмышы белән бәйләнгән булуын тоярга ярдәм итә. Кырык бишенче елның җиңүле май ае быелгы язда да безнең күңелләребездә чәчәк атар. Чыдамлыгыгыз, җиңү яулавыгыз, илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калуыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! Яу кырында һәлак булган әтиләребез һәм бабаларыбыз ядкаренә лаек­лы, әманәтләренә тугрылыклы булыйк! Барыгызга да тынычлык һәм сәламәтлек, авырту-сырхаусыз гомер, гаилә җылысы телим. Бәйрәм белән!

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев