Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җинаятьчел төркем башлыгын гомерлеккә утырттылар

Татарстан Югары суды Казанның "Центровские" җинаятьчел төркеме лидеры Азат Зариповны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Җинаятьчел төркемнең абруйлы әгъзасы саналган Роберт Мирзагалләмов 23 елга кырыс режимлы колониягә озатылды, төркемнең актив әгъзасы Рамил Рәхимҗанов - 18, Олег Зиновьев - 16 ел да 5 айга, Марат Гарипҗанов - 12,5...

Татарстан Югары суды Казанның "Центровские" җинаятьчел төркеме лидеры Азат Зариповны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

Җинаятьчел төркемнең абруйлы әгъзасы саналган Роберт Мирзагалләмов 23 елга кырыс режимлы колониягә озатылды, төркемнең актив әгъзасы Рамил Рәхимҗанов - 18, Олег Зиновьев - 16 ел да 5 айга, Марат Гарипҗанов - 12,5 елга, Илшат Гайнуллин -10, Николай Фомин - 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Тикшерү фаразлары буенча, Казанда әлеге төркем 1994 елда төзелә. Алар Идел буе районындагы эре оешмаларны контрольдә тоту аша табыш алып яши. Шул ук вакытта башка төркемнәр белән көндәшлектә булулары да мәгълүм. 1994-2005 елларда, мәсәлән, "Центровские" әгъзалары "Тракторовские" төркеменең берничә әгъзасын үтерә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев