Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле ветераннар!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз.

1945 елның 9 Мае китергән сөенечле көннәрдән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аларның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз күңелендә мәңге сакланып калачак. Безнең солдатлар үз-үзләрен аямыйча, гомерләре бәрабәренә дөньядагы иң коточкыч афәтне туктаттылар, кеше үтерүгә корылган фашист режимын тар-мар иттеләр. Рәхимсез сугыш озын-озак - дүрт ел буе туган җиребезне телгәләде, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып алды, күп кешене туган туфрагыннан йолкып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, яралады, имгәтте. Сугышның төзәлмәс яралары әле дә сызлый, күпме шәһәр-авылларыбыз аяусыз яу эзләрен әле дә саклый, куеннарына исемсез батырларның гәүдәләрен сыендырган күпсанлы туганнар каберлекләре шул дәһшәтле елларны хәтерләтеп йөрәкләрне сыкрата. Бөек Җиңүне бәһасе әйтеп бетергесез югары булды. Дистәләрчә миллион ватандашларыбыз канкойгыч сугыш кырларында ятып калды, концлагерьлар мичләрендә янып күлгә әйләнде, чолганыштагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды. Госпитальләрдә авыр яралардан, нацистлар коллыгында ерткычларча авыр хезмәттән вафат булды.

Бөек Ватан сугышына Саба районы гына да 12 меңнән артык улын һәм кызын озатты, шуларның яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Еллар узган саен зур хөрмәткә лаек Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының саны кими. Тормышлар яхшырып, фатирлы, тораклы булгач рәхәтләнеп, җир җимертеп, сөенеп кенә яшисе дә бит. Әмма нишлисең, сугыш кырында шактый нужа күргән, зур стресс кичергән, тән ярасы гына түгел, җан ярасы да алып кайткан бабайларыбыз мәңгелек түгел. Инде исәннәрнең кадерен белеп, кадер-хөрмәттә генә яшәтәсе килә.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Батырлыкларыгызны, ил өчен теш-тырнагыгыз белән тартышып, фашистларны тар-мар итүегезне, тыныч тормыш өчен көрәшегезне онытмыйбыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле баһадирлар! Ватандашлар!

Саба районы ветераннар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X