Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Картингчылар узышты

Узган җомга-шимбә көннәрендә Сабаның "Аргамак" картодромында Бөтенроссия календарь ярышлары (VI Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты, республиканың XIII Кубогына бәйге) үткәрелде.

Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов тәбрикләде. Тугыз класстагы картинг узышында республика районнарыннан һәм Екатеринбург, Киров, Реж, Октябрьский шәһәрләреннән килгән 119 пилот катнашты. Саба районы картингчылары 4 призлы урын яуладылар. Динар Дәминов класс «Восход» классында - 1нче, Фәрит Фәрхиев "Пилот"та - 2нче, Рифат Исрафилов - "Супер Мини"да, Алмаз Фәләхов "Ротакс Макс-Юниор" классында 3нче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг