Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кайтасылары да килми

Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәкләндерү бүлегендә бу көннәрдә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән зур хөрмәткә лаеклы аналар ял итә. Аларны кабул итүне зурлап, тантаналы шартларда уздырдылар.

Саба мәдәният йорты сәнгать осталары Әниләр көненә багышланган концерт чыгышы әзерләгән иде. Мөхтәрәм әниләрне бәйрәм белән район хатын-кызлар җәмәгать оешмасы рәисе Дания Галимуллина тәбрикләде, күңел түрендәге иң изге хисләрен җиткереп, инде өлкән яшьтә булсалар да, бала-оныклар тәрбияләүдә һаман да зур роль уйнауларына басым ясады. Тернәкләндерү бүлеге аналарны кабул итүгә яхшы әзерләнгән. Хәзер биредә сихәтләнү белән бергә, тынычландыргыч хезмәт терапиясе алырга була, табиб күрсәтмәсе булганда түләүсез укол кадап дәвалау да практикага кертелгән. "Хезмәтебездән барысы да канәгать кала, билгеләнгән вакыт узгач, кайтасы килми бит әле, диючеләр байтак була",- ди бүлек мөдире Л.Кавиева. "Районда өлкәннәргә игътибар зур. Әле беркөнне генә Лесхозда күңелле концерт карадык. Бирегә ял итәргә йортымны йозакка бикләп мендем. Ял итү, чыннан да, ошый. Кадер-хөрмәт күрсәтәләр",- дип куәтләде Өтернәс авылыннан 6 бала үстергән Нурия Әскәрова. Әниләр тернәкләндерү бүлегендә 12 декабрьгә кадәр булачак­лар. Аларны бай программа, күңелле яллар көтә.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев