Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Комиссия утырышында

15 февральдә район хакимиятенең актлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырышны комиссия рәисе Р.Миңнеханов алып барды. Беренче һәм икенче көн тәртипләре буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе А.Миникаев чыгыш ясап, 2013 елга комиссия эшчәнлегенең планы, 2012-2014 елларга кабул ителгән коррупциягә каршы комплекслы көрәш планына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Алдагы көн тәртибендә халыкның һәм эшмәкәрләрнең коррупция турында фикерләре социологик сораштырулар нәтиҗәсе видеослайдлар аша таныштырылды. Коррупциягә каршы көрәш чаралары һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү юллары турында әйтелде. Шулай ук районның мәгариф өлкәсендә коррупциячел хокук бозуларны кисәтү буенча эшнең торышы белән район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев