Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Контрольлек итүче органнар киңәшмәсе

Өченчекөн Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә контроль-күзәтчелек итүче органнар җитәкчеләре 2012 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар.

Һәр оешма җитәкчесе ел дәверендәге эшчәнлеген, җиткерелгән планнарның үтәлешен, булган кимчелекләрне анализлап чыгыш ясады. Әйтик, җирләрне рәсмиләштерү һәм тиешле максатта файдалану, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары нәтиҗәсендә кеше үлеме артуы, профилактика эшен яхшырту зарурлыгы, такси хезмәтенең тиешле таләпләргә туры килмәве, салым законнары таләпләрен бозган өчен физик затларның җаваплылыкка аз тартылуы турында әйтелде. Шулай ук суд приставларының эшчәнлеге буенча сүз булып, түләнмәгән алиментның җиде миллион сумга җитүе аерым игътибарга алынды, экология, янгын иминлеге, ветеринария, дәүләт техник хезмәтләре күрсәтү, кулланучыларның хокукларын яклау, хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды. Район прокуроры Р.Сәлахов үзенең чыгышында контрольлек итүче органнарның эшчәнлеге беркетмәләр санын арттыруга түгел, закон бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән булырга тиешлегенә басым ясады.

Рәис Миңнеханов үзенең чыгышын беренче кварталга бурычлар билгеләп йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев