Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кортка каршы – кер сабыны

Бакчаларда эшнең иң кызган чагы. Чәчмәсәң, тәрбияләмәсәң көзен уңыш җыям димә. Бу көннәрдә халык мәш килеп түтәлдә "казына". Аннан күтәрелеп, күккә карап хозурланам гына дигәндә, алмагач, чия һәм башка агачлардагы кортларга күзе төшеп, аһ итә. Безнең укучылар нишли икән дип, аларның бакчаларында "йөреп" кайттык.

Гөлүсә Фатыйхова,
Кече Кибәче авылыннан:
-Әле помидорларны ачык һавага чыгармадым, 25 майдан соң гына чыгарам. Узган ел 200 төп үстергән идек, быел 100 төп. Без сабакларын өзә торганны түгел, кыска сортларга өстенлек бирәбез. Узган ел бер төптән 25-27шәр помидор җыеп алдык. Тиресле туфракка утыртабыз. Үсентегә көч бирә торган һәм помидор төшкәч, кызарту өчен махсус сыекча белән ашлыйбыз. Илле төп кәбестәбез дә матур гына булып үсеп килә. Аларны корттан саклар өчен 1 чиләк суда бер кер сабынын эретеп ясалган төнәтмә бөркибез. Бу башка төр яшелчә, җиләк-җимеш агачларына да ярый. Кәбестәгә суган, әремнән тө­нәтмә ясап та бөркибез. Аннан соң араларына әрем куеп чыксаң да әйбәт, кортлар килми. 5 бөртек карбыз әле тишелеп кенә килә, кавынның бишесе 4-6 яфрак чыгарды инде, калганнары тишелеп кенә килә. Фасоль дә үстерәбез. Анысын борщ әзерләгәндә салабыз, бик тәмле.
Лилия Мөхәммәтҗанова,
Байлар Сабасы:
- Бакча бакча инде ул. Теплицаларда помидор һәм кыяр үсә. Чәчәккә бөреләнделәр. Җиләк­ләрнең яңа­ларын утырттык. Розаларның бер­ничәсе кышны чыкмады, яңарт­тык. Бәрәңге утырт­маган әле. Кыш буе суган, сарымсак чүбе җыйдык. Помидорны көл, суган, сарымсак чүбе суы белән ашлыйбыз. Ашлама да, чүпләргә каршы да менә дигән чара.
Рита Сабирова,
Төбәк авылы:
- Ел саен 120-150ләп төп помидор үсте­рәбез. Тәрәзә төбенә бик иртә утыртабыз, шуңа күрә чыкканда ук помидорлары була. Сыер ти­зәгеннән ясалган төнәтмә сибәбез. Бер төпкә - бер чүмеч. Көн җы­лы булса 3-4 көндә өлгерә ул. Кыяр да өлгереп килә инде. Кәбестә - 80 төп. Борыч, помидорларны июньнең тугызыннан соң, тополь мамык очыргач ачык һавага чыгарырга була.
Замирә Сәмигуллина
сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев