Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Коточкыч хәл: Татарстанда исерек ир-ат 10 яшьлек кызчыкны җәберләгән

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан 30 яшьлек И. Г. ка карата 14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу буенча җинаять кылуда гаеп белдерелгән. Тикшерү фаразлаганча, 2013 нче елның 12 нче декабрендә кичен Тукай районында Г. танышында кунакта спиртлы эчемлекләр куллана, аннан көчле...

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан 30 яшьлек И. Г. ка карата 14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу буенча җинаять кылуда гаеп белдерелгән.
Тикшерү фаразлаганча, 2013 нче елның 12 нче декабрендә кичен Тукай районында Г. танышында кунакта спиртлы эчемлекләр куллана, аннан көчле исереклек халәтендә кибеткә янә аракы артыннан китә. Аннан кайтканда каршына биредә яшәүче 10 яшьлек кыз очрый. Ир-ат аны кулына күтәреп, исерткеч кулланган йортның мунчасына алып керә. Биредә аны чишендереп, җенси характердагы көчләү гамәлләрен кыла. Әмма бала аның кулыннан ычкынып, ярымшәрә килеш өйгә йөгереп кереп, теге бәдбәхетнең шешәдәшләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар җинаятьтә гаепләнүчегә каршы килеп караса да, нык исерек булганлыктан бер чара да күрә алмый. Нәтиҗәдә Г. кызны күтәреп янә мунчага алып кереп китә. Шулвакыт исерек ир-атларның берсе баланың ата-анасы яшәгән өйгә кадәр барып җитүгә ирешә һәм бу хакта аларга хәбәр итә. Шул рәвешле, кызчыкның туганнары көчләүдә гаепләнүчене тоткарлый.
Җинаять җаваплылыгына җиде тапкыр тартылган ир-ат гаебен тулысынча таныган. Тикшерүче үтенече белән ул сак астына ябылган.
Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X